

Сәбәпләре:
Күңел төшенкелегеннән котылу өчен аны нинди сәбәп китереп чыгарганын аңларга кирәк. Гадәттә түбәндәге факторлар еш очрый:
– тормышның кискен үзгәрүе: бизнесны югалту, эштән китү, ниндидер яңа эш башларга кирәклеге, башка илгә күченү һәм башкалар;
– якын кешеңне югалту;
– кайчан да булса кичергән шәхси фаҗига;
– хроник авыру;
– даими стресс;
– витаминнар җитмәү;
– дөрес тукланмау;
– начар һава; кояш яктысы җитмәү;
– эштә һәм өйдәге проблемалар;
– бер-бер артлы өелеп килгән уңышсызлыклар;
– бик нык ару;
– спиртлы эчемлекләр һәм психотроп чаралар куллану.
Әйткәндәй, депрессия көтмәгәндә генә барлыкка килә алмый. Бу – психиканың тискәре хәл-вакыйгаларга шулай җавап бирүе. Ә инде проблемалар күңелгә тагын да тирәнрәк үтеп керә икән, ул вакытта алар организмны эчтән агулап, җитди психик яки соматик авыруларга китерергә мөмкин.
Шуңа күрә тормышыгызга яңа караш ташлагыз: тормыш дәвам итә, әлеге хәлгә мөнәсәбәтегезне үзгәртегез, күңелсезлекләргә һәм кырын карашларга игътибар итмәгез. Кабердән генә чыгу юк, котылу юлларын эзләгез! Әгәр кем беләндер ачыктан-ачык сөйләшү кирәк икән – сөйләшегез, ачыклагыз. Үзегез өстендә эшләгез.
Үзеңә үзең ярдәм ит!
* Дөрес туклану үзеңне физик яктан яхшы хис итәргә һәм яхшы кәефтә булырга мөмкинлек бирә. “Фастфуд” (биг-мак, гриль-тавык, бәрәңге-фри һәм башкалар) сәламәт ризык була алмый. Бу продуктлар организмны агуларга, аңа бик күп агулы матдәләр кертергә сәләтле. Диңгез балыгының майлы сортлары, чикләвек, каты сыр, җиләк-җимеш, яшелчә, диңгез кәбестәсе күпкә файдалырак булачак. Шоколад – яхшы вариант түгел, аның белән сак булырга кирәк, чөнки шикәрле-баллы ризыклар тән авырлыгына тискәре йогынты ясый, ә артык килограммнар үзе үк депрессия китереп чыгарырга мөмкин.
* Депрессиядән чыгуның тагын бер яхшы ысулы – йокыны җайга салу. Йокы даруы яисә алкоголь куллану – котылу юлы түгел.
Йокы татлы булсын өчен:
– төгәл билгеле бер вакытта йокларга ятуны гадәткә кертү мөһим;
– кеше өчен йокының иң табигый режимы – төн уртасына кадәр йоклау, ә тагын да яхшырагы – кичке 10да ятып, иртәрәк тору. Бу очракта йокы үзе үк дәва була;
– йоклар алдыннан яңалыклар, триллер һәм хоррор фильмнар карарга, куркыныч сюжетлы әсәрләр укырга киңәш ителми;
– кичке аш соңга калырга тиеш түгел, һәм ул җиңелчә булсын.
– йокы бүлмәсен җилләтеп алу яхшы;
– җылы ванна кабул итү;
– бер чәй кашыгы бал салынган бер стакан сөт эчү;
– гаилә әгъзаларының җиңелчә массаж ясавы һәм башкалар.
* Физик күнегүләр – депрессиядән чыгуның бик яхшы варианты. Без гиподинамия чорында яшибез, аз хәрәкәтләнәбез, аз энергия сарыф итәбез. Ә бит безнең әби-бабайлар депрессиядән интекмәгән, чөнки алар даими хәрәкәттә булган. Шуңа күрә физик активлык өчен көн саен күпмедер вакыт бүләргә кирәк. Җәяү йөрү, йөгерү, бакчада эшләү, фитнес белән яисә тренажерларда шөгыльләнү файдалы. Әлбәттә инде, саф һавада ешрак булырга кирәк, бу матдәләр алмашын яхшырта һәм организмны кислород белән баета.
* Уңай фикерләү дә депрессиядән чыгу өчен бик мөһим. Күбрәк яхшылык турында уйлагыз, кешеләргә яхшылык эшләгез. Елмаегыз, әйләнә-тирәдән яхшылык эзләгез. Әгәр дә кемдер белән аралашу сезнең кәефне төшерә икән, аралашуны мөмкин кадәр азайтыгыз.
* Үзегезгә ошаган шөгыль табыгыз. Яраткан эш уңай энергия белән тәэмин итә, авыр хезмәт көненнән соң ял итәргә мөмкинлек бирә, начар фикерләрдән арындыра.
* Депрессиядән чыгу өчен үз-үзеңә уңай хис-кичерешләр бүләк итәргә кирәк. Аеруча хатын-кызлар өчен кибетләргә йөрү антидепрессант ролен үти. Кечкенә генә нәрсә сатып алу да сөенеч хисе өсти алырга сәләтле.
* Хис-кичерешләрне төрләндерү, урын алыштыру да уңай хисләр өсти. Кафега, кинога яки театрга барырга, концерт карап чыгарга мөмкин.
Психологлар нәрсә ди?
* Күңел төшенкелегенең сәбәбен ачыклау өчен уй-хисләрегезне язып бару – файдалы алым. Шул язмаларны анализлап, депрессиягә китергән сәбәпне ачыкларга мөмкин.
* Медитация белән шөгыльләнү, уңай фикерләрне кабатлау да файдага. Мисалга, дин тотучылар һәрдаим дога-зикерләр укып йөрергә тырыша. Куаныч-шатлыкның да, бәла-казаның, төрле сынауларның да Аллаһ Тәгаләдән җибәрелүенә инана.
* Акылны һәрвакыт хәрәкәттә тотыгыз. Депрессия баш миен зарарларга сәләтле. Моны булдырмау өчен аны күнекмәләр (уку, яңа белемнәр алу, башваткычлар чишү), уңай фикер һәм уңай тойгылар белән “тукландыру” кирәк.
* Депрессив фикерләүдән, үзегезне барлык гөнаһларда гаепләүдән, һәрдаим тәнкыйтьләүдән котылыгыз.
* Мөһим булмаган, кызыксыз эшләр дә күңелне төшерүчән. Үзегез өчен мөһим булган кыйммәтләрне билгеләгез һәм шуларга омтылыгыз.
* Начарлык турында сөйләшмәгез, башкаларга үз тормышыгызга тыкшынырга рөхсәт итмәгез.
* Үзегезне яратыгыз. Үзегез белән горурланырга өйрәнегез.
* Турысын әйтергә гадәтләнегез. Якын кешегә үз теләкләрегезне әйтүдән кыенсынмагыз. Депрессиягә тарыган кешеләр, кагыйдә буларак, сөйләшүдән кача, әңгәмәне дәвам итмәскә тырыша. Үз чиратыгызда сезгә сөйләгәнне игътибар белән тыңларга кирәк, нәрсәнедер төшенеп бетмәсәгез, яңадан сорашудан тартынмагыз.
* Юмарт булыгыз. Мохтаҗларга булышу, ярдәм кулы сузу аларга гына түгел, үзегезгә дә авыр хәлдән котылырга ярдәм итәр. Хәйриячелек белән шөгыльләнү мөмкинлеге булмаса, үзеңне волонтерлыкта сынап карарга мөмкин.
* Якын кешеңә сөйләү дә шик-шөбһәләрдән, яшерен куркулардан коткарыр. Нәтиҗәдә, арагызда гармония барлыкка килер: бернинди яшерен әйбер юк, битлекләр төшерелгән һәм сезне чынлыкта ничек бар, шулай яраталар.
* Вакытында ярдәм сорап белгечләргә мөрәҗәгать итүдән курыкмагыз. Депрессия сигналларын аңларга өйрәнегез. Бу ашказаны авырту, ачу килү, тамакка төер утырган кебек булу һәм башкалар булырга мөмкин.
* Сөләйман пәйгамбәр әйтмешли, бар да үтә, димәк бу да үтәр. Сәламәт булыгыз!
Гомумән, сәламәт яшәү рәвеше алып барыгыз, зарарлы гадәтләрдән арыныгыз, авыруларны вакытында дәвалагыз. Иң мөһиме: тормышның һәр мизгелен кадерләргә кирәк. Гомер бер генә бирелә. Тормыш юлында очраган барлык хәл-вакыйгалар да безгә юкка гына җибәрелми. Аларда нинди дә булса хикмәт, тормыш сабагы бар. Сынауларны үтеп чыгу безне тагын да зирәгрәк итә, тормыш тәҗрибәсе өсти.
Дилбәр СӨЛӘЙМАНОВА.