+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Сәламәтлек саклау
21 март 2022, 13:15

Сезгә “өстәмә диагнозлар” куйсалар, нишләргә?

Башкортстанда бер ир-егет берьюлы ике хатын-кызлар консультациясендә йөклелек буенча күзәтелүен һәм үзендә уннарча җитди авыру барлыгын очраклы гына белеп кала. Күптән түгел бу яңалык Башкортстан халкын шаккатырды.

Сезгә “өстәмә диагнозлар” куйсалар, нишләргә?Сезгә “өстәмә диагнозлар” куйсалар, нишләргә?
Сезгә “өстәмә диагнозлар” куйсалар, нишләргә?

Башкортстанның Сәламәтлек саклау министрлыгында бу хәлнең техник хата нәтиҗәсендә килеп чыкканын әйттеләр, әмма табибларның планны үтәү өчен пациентларның килүен өстәп язып кую очраклары да була. Мондый язуларга каршы ничек көрәшергә икәнлеген Башкортстанның Иҗтимагый палатасы әгъзасы, «СОГАЗ-Мед страховкалау компаниясе" акционерлык җәмгыятенең Уфа филиалы директоры, «Матери России» Бөтенрусия иҗтимагый хәрәкәте үзәк Президиумы әгъзасы Диана Фәрахова аңлатты.
Поликлиникага килеп, картада моңача булмаган табиб язмасын тапканыгыз бармы?
Җавап нинди булуга карамастан, мондый хәлнең ничек мөмкин булуын, сезнең катнашлыктан башка сезгә “яңа” диагнозлар куелуын кайда белергә һәм моның белән ничек көрәшергә?
Диана Фәрахова билгеләвенчә, мондый язуларның барлыкка килү сәбәбе берничә төрле булырга мөмкин. Бәлки бу техник хата, бер фамилияле, охшаш шәхси мәгълүматлар булган гражданнарны бутау нәтиҗәседер. Программада да өзеклекләр була, бер килү берничә кешегә язылып кабатлана. Ә тагын һәр поликлиникада пациентларны кабул итү планы бар, ул табибларга таратыла. Әгәр табиб җитәрлек санда кеше кабул итә алмаса, ул кайвакыт килүләрне өстәп язып куярга да мөмкин, дип аңлата белгеч.
Медицина ярдәменә мөрәҗәгать итүең теркәлгән язмаларын кайда күрергә?
«Башкортстанның территориаль медицина страховкалавы фонды сайтында страховкаланган кешенең “шәхси кабинеты” булдырылды, анда һәркем соңгы елда аңа нинди медицина ярдәме күрсәтелүен карый ала", — ди Иҗтимагый палата әгъзасы.
Шәхси кабинетка керү өчен логин һәм пароль кирәк. Логин — сезнең СНИЛС, ә парольне полис биргән компания бирә. Анда, сезнең шәхси кабинетыгызда, страховкалау системасына кергән медицина оешмаларына (поликлиникага, ашыгыч ярдәмгә, стационарга, стоматологиягә) барлык мөрәҗәгатьләрегез турында мәгълүматлар саклана. Коммерция клиникаларына булган мөрәҗәгатьләр генә анда юк, чөнки алар республиканың Сәламәтлек саклау министрлыгының бердәм программа продуктында эшләми.
Өстәп язулар белән ничек көрәшергә?
Эксперт берничә гади ысулны санап чыкты:
— Шәхси кабинетта, һәр кабул итү каршында төймә билгеләнгән, аңа бассагыз, автоматик рәвештә әлеге фактны раслаудан баш тартасыз, программа үзе страховка компаниясенә мөрәҗәгатьне формалаштыра. Мондый мөрәҗәгать факты буенча белгечләр медицина ярдәме сыйфатына экспертиза үткәрәчәк, аның нәтиҗәләре буенча финанс санкцияләре салачак һәм системадан булмаган кабул итүне алачак.
— Карточкада өстәмә язу тапсагыз, страховкалау компаниясенә гариза язарга гына була. Теләсә нинди язма шикаятьне карау һәм экспертиза үткәрүгә мәҗбүри.
— Әлбәттә, Сез башкарма хакимиятнең башка органнарына да мөрәҗәгать итә аласыз: Сәламәтлек саклау министрлыгына, “Росздравнадзор”га, Мотлак медицина страховкалавы фондына, Хөкүмәткә, төбәк Башлыгына, ләкин гамәлдәге законнар нигезендә, шикаятьегезне карарга һәм тикшерү үткәрергә страховкалау компаниясе экспертлары гына хокуклы. Шуңа күрә сезнең шикаять барыбер аларга юнәлтеләчәк.

Ни өчен бу язуларны төзәтергә кирәк?
Диана Фарахова берничә мисалны сөйләде.
Хатыны иренең медицина картасында табиб-венерологның кабул итүе турындагы язуны һәм гаилә өчен хөкем карары кебек күңелсез диагнозны ачыклаган. Шунысы гына сөендерә, бу диагноз язылган вакытта алар гаилә белән шифаханәдә ял итә.
Икенче мисал. Ир-егетне ашыгыч ярдәм хезмәтенә юл-транспорт һәлакәтеннән соң бик авыр хәлдә китерәләр. Ул аңсыз. Нинди препаратларны кулланырга була, аллергия бармы-юкмы — моны белер өчен табиблар пациентның электрон картасына керә, ә анда берни дә юк. Чөнки бу ир түләүле клиникаларда гына дәваланган һәм язмалар беркетелмәгән. Табиблар да аның нинди хроник авырулардан җәфа чигүен, диабетик һәм аллергик булуын белмәячәк.

«Сезнең шәхси кабинетыгызда күрсәтелгән барлык мәгълүмат зур әһәмияткә ия! Ул сезнең гомерне туры мәгънәдә коткара ала. Сезнең шәхси кабинетка керү һәм аны чынбарлыкка туры китерү теләге тугандыр, дип ышанам", - дип йомгаклады страховка компаниясе җитәкчесе.

 

Автор:Ләйсән Якупова
Читайте нас