+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Сәламәтлек саклау
21 март 2022, 15:25

Таҗың бушыймы, вирус?..

Башкортстанда коронавирус йоктыручылар 270 090га җитте. Тәүлек эчендә янә 792 якташыбызда инфекция ачыкланды.

Таҗың бушыймы, вирус?..Таҗың бушыймы, вирус?..
Таҗың бушыймы, вирус?..

Әле республика дәваханәләрендә 132 кеше коронавирустан дәвалана, алар арасында 90 пациент 60 яшьтән өлкән.
24 якташыбыз авыр хәлдә, өчесе үпкәләргә ясалма вентиляция ясау аппаратына тоташтырылган.
17 926 кеше амбулатор дәвалана, алар арасында 4 879 пациент 60 яшьне үткән.
Бер тәүлектә 1 231 кеше ковидтан савыккан.
Барлыгы савыгучылар саны – 246 560.
COVID-19 тагын 6 якташыбызның гомерен алып китте.
Корбаннар саны 5 472гә җитте. Аларның 4 748е 60 яшьне узган булган.
17 кешегә пневмония диагнозы куелган. 57 кеше пневмониядән савыккан.
План буенча республикада Covid-19дан 2 484 667 кеше вакциналанырга тиеш (өлкәннәр саны - 3 105 836).
Башкортстанга Covid-19дан 2 980 658 доза вакцина кайткан.
Беренче компонент белән 2 505 687 кеше вакциналанган (тиешлеләрнең 100,8 проценты).
2 376 377 кеше вакциналауны тулысынча төгәлләгән (тиешлеләрнең 95,6 проценты).
Бер тәүлектә 154 кеше прививка ясаткан (беренче компонент белән - 106, икенче компонент белән - 48).
Ревакциналанганнар саны - 394 534.
60 яшьтән өлкәннәр саны - 785 763.
Аларның 690 257се беренче компонент белән вакциналанган, ике компонентны да 646 505 кеше алган.
"Спутник М"ның 3 840 дозасы ясалган.
12-17 яшьлек балаларның 3 192се беренче компонентны алган, ике компонентны да 2 585 бала ясаткан.

Фото: pixabay.com

 

Автор:Ләйсән Якупова
Читайте нас