+20 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Сәламәтлек саклау
22 март 2022, 09:25

Коронавирус белән авыручылар саны 55 процентка кимеде

Пандемия башыннан алып республикада 270 090 кеше коронавирус белән авырган, шуларның 790ы — соңгы тәүлек эчендә. Соңгы атнада авыручылар саны 55 процентка кимеде, дип хәбәр итте бүген Хөкүмәттә узган оператив киңәшмәдә республиканың сәламәтлек саклау министры Максим Забелин.  

Коронавирус белән авыручылар саны 55 процентка кимедеКоронавирус белән авыручылар саны 55 процентка кимеде
Коронавирус белән авыручылар саны 55 процентка кимеде

«Стационарда — 132 кеше, амбулатор дәвалауда – 17 926 кеше. Соңгы тәүлек эчендә 1 231 пациент савыкты, - дип билгеләп үтте ведомство җитәкчесе. - Койка фондын кыскарту бара. Хәзерге вакытта электән әзерләнелгән 980 койканың 343е — буш».

Төбәктә 2 миллион 376 мең кеше вакциналануны төгәлләгән. Шулай ук беренче компонент белән 3 840 үсмер вакциналанган.

Республика Премьер-министры Андрей Назаров хәбәр иткәнчә, 25 мартта, план буенча, Сибайда республикада дүртенче ковид-госпиталь ачыла. Ачылу вакыты федераль үзәктән киләчәк кунакларны көтү аркасында гына күчерелергә мөмкин.

Фото: stolicaonego.ru

 

Автор:Ләйсән Якупова
Читайте нас