

Башкортстан даруханәләрендә кайбер дару препаратларының юкка чыгуы турындагы шикаятьтән соң Сәламәтлек саклау министрлыгы даруханә челтәрләрендә дарулар булу-булмавын активрак күзәтә башлады.
Даруханәләрдә ешрак соралучы өч төркем препаратлар ачыкланган:
- Карбамазепин. Аны психиатрия диспансерларының пациентлары ала. Сәламәтлек саклау министрлыгы шушы ук препаратны кыска гамәлдәге препаратка алмаштырырга тәкъдим итә. Неврология буенча бу даруны алучыларга шулай ук кыска гамәлдәге аналогны кулланырга тәкъдим итәләр. Моның өчен терапевтка мөрәҗәгать итәргә кирәк һәм ул рецепт язачак.
- Левотироксин натрия. Калкансыман биз проблемалары булган пациентлар өчен кулланыла. Рецептлар түләүле һәм аларны табиб кына язып бирә. Русия складларында әле 51 мең төргәк бар. Бу вакыт эчендә русиялеләргә 50 мең төргәк таләп ителә.
- Төрле аталыштагы инсулиннар. Республиканың сәламәтлек саклау министры урынбасары Ирина Кононова әйтүенчә, бу хәл — җитештерүчеләр тарафыннан булдырылган ясалма күренеш. Алар ваклап сату челтәреннән барлык препаратларны алган.
«Бу - чит ил компанияләренең сәясәте, аңа илебез компанияләре дә кушылган. Инсулинны ваклап сату булмасын өчен эшләнгән. Рецепт буенча гына», — дип аңлатты спикер.
Сәламәтлек саклау министрлыгы вәкиле, ташламалы дарулар сатып алу буенча проблемалар бар, дип белдерде. Исемлеккә 2011 елда ук проблемалар килеп чыккан өч-дүрт препарат кергән. Ирина Кононова мисал итеп вальпроевая кислотаны китерде, әмма ташламалы категория өчен еллык запас бар дип ышандырды.
Чит ил фармакомпанияләре санкцияләргә эләкмәгән. Санкцияләргә логистик челтәрләр эләкте, дип билгеләде Ирина Кононова.
«Чит ил җитештерүчеләре белән безнең озак вакытка сузылган мөнәсәбәтләр яхшы. Алар бер сәбәп аркасында гына бозылды — Русия компанияләре белән көндәшлек. Шуңа күрә кайбер препаратларны яңадан алалар", - дип аңлатты Сәламәтлек саклау министрлыгы вәкиле.
Иң зур хәвефне министрлык кеше гомере өчен мөһим булган исемлеккә кертелгән сәүдә атамалары булган патентланган даруларда күрә. Базардан киткән очракта, калган препаратлар җайга салынмаган бәядән сәламәт булмаган көндәшлек яки ажиотаж тудыра. Русия Сәламәтлек саклау министрлыгы мондый даруларга мониторинг үткәргән инде: бер чит ил җитештерүчеләре озак сроклы хезмәттәшлек төзегән һәм препаратлар белән тәэмин итүне раслаган, икенчеләре еллык контрактлар төзегән.
Брифингта республикадагы барлык поликлиникаларның яңадан план буенча эш режимына кайтуы хакында да сөйләнде.
4 марттан, яңа коронавирус инфекциясе белән авыручылар саны кимүне исәпкә алып, барлык дәүләт поликлиникалары планлы эшкә күчкән. Республиканың сәламәтлек саклау министры урынбасары Елена Галимуллина сүзләренә караганда, поликлиникалар дүшәмбедән шимбәгә кадәр 8дән 20 сәгатькә кадәр эшли. Ашыгыч медицина ярдәмен чакыруларны кабул итү дүшәмбедән җомгага кадәр — 19 сәгатькә кадәр, шимбә көнне 16 сәгатькә кадәр башкарыла.
Шулай ук COVID-19дан вакциналау пунктлары да эшли, теләүчеләрне дүшәмбедән шимбәгә кадәр, шул исәптән бәйрәм көннәрендә дә, 8дән 20 сәгатькә кадәр кабул итәләр.
"Исегезгә төшерәбез, диспансерлау, профилактик тикшеренүләр яңартылды. Һәр пациент табиб-терапевтка, яки тар белгечкә барлык мөмкин булган мәгълүмат системалары аша языла ала", - дип аңлатты министр урынбасары.
Фото: foodandhealth.ru