+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Сәламәтлек саклау
23 март 2022, 11:45

Башкортстанда коронавирус йоктыручылар 271 537гә җитте

Тәүлек эчендә тагын 706 якташыбызда инфекция ачыкланды.  

Башкортстанда коронавирус йоктыручылар 271 537гә җиттеБашкортстанда коронавирус йоктыручылар 271 537гә җитте
Башкортстанда коронавирус йоктыручылар 271 537гә җитте

Әле республика дәваханәләрендә 135 кеше коронавирустан дәвалана, алар арасында 91 пациент 60 яшьне үткән.
23 кеше авыр хәлдә, берсе үпкәләргә ясалма вентиляця ясау аппаратына тоташтырылган.
15 623 кеше амбулатор дәвалана, алар арасында 4 631 пациент 60 яшьтән өлкән.
Тәүлек эчендә 1 615 якташыбыз ковидны җиңгән.
Барлыгы савыгучылар саны – 250 295.
COVID-19 янә 8 якташыбызның гомерен алып китте.
Корбаннар саны 5 484кә җитте. Аларның 4 758е 60 яшьне узган булган.
14 кешегә пневмония диагнозы куелган. 67 кеше пневмониядән савыккан.
План буенча республикада Covid-19дан 2 484 667 кеше вакциналанырга тиеш (өлкәннәр саны - 3 105 836).
Башкортстанга Covid-19дан 2 980 658 доза вакцина кайткан.
Беренче компонент белән 2 510 623 кеше вакциналанган (тиешлеләрнең 101 проценты).
2 383 158 кеше вакциналауны тулысынча төгәлләгән (95,9 процент).
Бер тәүлектә 6 760 кеше прививка ясаткан (беренче компонент белән - 3 138, икенче компонент белән - 3 622).
Ревакциналанган гражданнар саны - 398 737.
Республикада 60 яшьтән өлкәннәр саны - 785 763.
Аларның 693 069ы беренче компонент белән вакциналанган, ике компонентны да 649 875 кеше алган.
"Спутник М" вакцинасының 3 840 дозасы ясалган.
12-17 яшьлек балаларның 3 377се — беренче, 2 597се икенче компонент белән вакциналанган.

Фото: krasnoyarsk.bezformata.com

 

Автор:Ләйсән Якупова
Читайте нас