

Илдә җитештерелгән чимал һәм материаллар 80 процент диярлек - «Оптимед» компаниясе җитәкчелеге үз производствосы турында шундый күрсәткечләр китерә. Моңа контакт линзалары, аларга эремәләр һәм күз микрохирургиясе өчен җиһазлар ясала. Әлегә санкцияләр эштә чагылмаса да, биредә чит илдән килгән материалларны үзебездә җитештерелгәненә алмаштыруга әзерләр.
Биредә иң мөһиме - микрохирургия җиһазлары җитештерү. Сүз уңаенда, Русиядә бу эштә көндәшләр юк, ди компания вәкилләре. Монда кирәкле материалларны да үзләре җитештерә. Ягъни күзгә операция ясаганда нәрсә кирәк, компаниядә барысы да җитештерелә. Продукция тикшерүнең берничә этабы уза.
Сүз уңаенда, бу - илдәге күзгә ясалучы операцияләр өчен махсус гель чыгарыла торган бердәнбер предприятие. Шулай ук үзәктә контакт линзалары өчен эремә тутыру һәм бөкеләү ясау цехы да бар. Ике сменада 100 меңгә кадәр флакон җитештерелергә мөмкин. Ул 100 процентка диярлек илебездә җитештерелгән компонентлардан тора. Чит ил чималын һәм компонентларын кайтаруга килгәндә, хәзерге вакытта санкцияләр мөнәсәбәтләргә йогынты ясамады. Барысы да төзелгән шартнамәләрне раслый.
- Бердәнбер мәсьәлә - логистика, ул үзгәрергә мөмкин. Беренче чиратта, без Русиядә җитештерелә торган әйберләрне кулланабыз. Микрохирургиядә үзебездә җитештерелми торган чит ил компонентлары кулланыла. Әлегә аналоглар юк. Әмма, минемчә, бу вакыт мәсьәләсе, - ди генеральный директорның фәнни-җитештерү эшчәнлеге буенча урынбасары Зилә Янбухтина.
Компаниядә билгеләп үтелгәнчә, Русия офтальмологиясе – дөньяда иң көчлеләрнең берсе. Ә вәзгыять тышкы факторларга бәйле булмасын өчен үсәргә этәрә. Чөнки Башкортстанда җитештерелгән продукциядән бөтен ил буенча белгечләр генә түгел, чит ил офтальмологлары да файдалана.
Фото: bash.news