

Әле республика дәваханәләрендә 152 кеше коронавирустан дәвалана, алар арасында 98 пациент 60 яшьтән өлкән.
23 якташыбыз авыр хәлдә, берсе үпкәләргә ясалма вентиляция ясау аппаратына тоташтырылган.
14 640 кеше амбулатор дәвалана, алар арасында 4 184 пациент 60 яшьне үткән.
Бер тәүлектә 1 026 якташыбыз ковидны җиңгән.
Барлыгы савыгучылар саны – 252 533.
COVID-19 янә 7 якташыбызның гомерен алып китте.
Корбаннар саны 5 502гә җитте. Аларның 4 769ы 60 яшьне узган булган.
12 кешегә пневмония диагнозы куелган. 72 кеше пневмониядән савыккан.
План буенча республикада Covid-19дан 2 484 667 кеше вакциналанырга тиеш (өлкәннәр саны - 3 105 836).
Башкортстанга Covid-19дан 2 980 658 доза вакцина кайткан.
Беренче компонент белән 2 516 187 кеше вакциналанган (тиешлеләрнең 101,3 проценты).
2 389 639 кеше вакциналауны тулысынча төгәлләгән (тиешлеләрнең 96,2 проценты).
Бер тәүлектә 5 951 кеше прививка ясаткан (беренче компонент белән - 2 564, икенче компонент белән - 3 387).
Ревакциналанган кешкләр саны - 402 178.
Республикада 60 яшьтән өлкәннәр саны - 785 763.
Аларның 695 752се беренче компонент белән вакциналанган, ике компонентны да 652 623е алган.
"Спутник М" вакцинасының 3 840 дозасы кайткан.
12-17 яшьлек балаларның 3 516сы беренче компонентны алган, ике компонентны да 2 611е ясаткан.
Фото: soyuz.by