“Бүген Сибайда безнең дүртенче "курай чәчәге" — клиник-диагностик йогышлы авырулар үзәге ачылды. Сибайның үзендә яшәүчеләрдән тыш, анда Зилаер, Хәйбулла, Баймак районнары һәм Баймак шәһәреннән пациентлар дәваланачак.
Башкортстанның көнчыгышында яңа клиниканы эшләтеп җибәргәч, без республиканың эпидемиология саклау контурын ябабыз диярлек — шундый ук медицина учреждениеләре үзәктә һәм төбәкнең көньягында уңышлы эшли. Бу атнада беренче пациентларны Туймазыда безнең көнбатыш ковид-госпиталь кабул итте. Яңа дәваханә өчен алардан рәхмәт ишетү бик күңелле. Димәк, без барысын да дөрес эшлибез. Башкортстанның төньягында мондый дәваханә төзү турында уйларга кала.
Сибай госпиталендә, безнең башка яңа медучреждениеләрдәге кебек үк, лаеклы шартлар тудырылган. Монда иркен якты бокслар, кирәкле барлык җиһазлар да бар, өстәвенә, ковидны дәвалау өчен генә түгел – КТ, МРТ, УЗИ-диагностика аппаратлары бар. Коронавирус чигенгәч, биредә төрле профильләр буенча медицина ярдәме күрсәтеләчәк.
Зубовода беренче госпиталь ачылганнан бирле инфекция үзәкләрендә үзәкләрендә 30 меңгә якын авыру дәваланды. Бүген мин мондый үзәкләр төзү идеясен тормышка ашырган һәркемгә рәхмәт әйтәм. Һәм, әлбәттә, безнең халыкның гомере һәм сәламәтлеге өчен көн саен көрәшүен дәвам иткән табибларга рәхмәт белдерәм, — дип яза социаль челтәрләрдәге рәсми битендә республика Башлыгы Радий Хәбиров.