+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Сәламәтлек саклау
28 март 2022, 13:50

19 кешенең хәле авыр, 4 якташыбыз вафат...

Башкортстанда коронавирус йоктыручылар 274 548гә җитте. Тәүлек эчендә тагын 553 якташыбызда инфекция ачыкланды.  

19 кешенең хәле авыр, 4 якташыбыз вафат...19 кешенең хәле авыр, 4 якташыбыз вафат...
19 кешенең хәле авыр, 4 якташыбыз вафат...

Әле республика дәваханәләрендә 135 кеше коронавирустан дәвалана, алар арасында 89 пациент 60 яшьне үткән. 19 кешенең хәле авыр, берсе үпкәләргә ясалма вентиляция ясау аппаратына тоташтырылган. 12 026 кеше амбулатор дәвалана, алар арасында 3 749 пациент 60 яшьтән өлкән.

Бер тәүлектә 1 003 кеше коронавирустан савыккан. Барлыгы савыгучылар саны – 256 873.

COVID-19 янә 4 якташыбызның гомерен алып китте. Корбаннар саны 5 514кә җитте. Аларның 4 795е 60 яшьне узган булган.

План буенча республикада Covid-19дан 2 484 667 кеше вакциналанырга тиеш (өлкәннәр саны - 3 105 836). 1нче компонент белән 2 519 654 кеше вакциналанган (тиешлеләрнең 101,4 проценты). 2 394 056 кеше вакциналауны тулысынча төгәлләгән (тиешлеләрнең 96,4 проценты).

Бер тәүлектә 7 884 кеше прививка ясаткан (1нче компонент белән - 3 467, 2нче компонент белән - 4 417).
Ревакциналанган гражданнар саны - 404 460.

12-17 яшьлек балаларның 3 546сы 1нче компонент белән вакциналанган, ике компонентны да 2 614е алган.

Фото: phonoteka.org

 

Автор:Ләйсән Якупова
Читайте нас