

Әле республика дәваханәләрендә 125 кеше ковидтан дәвалана, алар арасында 88 пациент 60 яшьне үткән.
18 якташыбыз авыр хәлдә, берсе үпкәләргә ясалма вентиляция ясау аппаратына тоташтырылган.
9 955 кеше амбулатор дәвалана, алар арасында 3 584 пациент 60 яшьтән өлкән.
Бер тәүлектә 2 617 кеше ковидтан савыккан.
Барлык савыгучылар саны – 259 490.
Соңгы тәүлектә янә өч якташыбыз COVID-19ны җиңә алмады.
Корбаннар саны 5 517гә җитте. Аларның 4 798е 60 яшьне узган булган.
Тәүлек эчендә 24 кешегә пневмония диагнозы куелган.
78 кеше пневмониядән савыккан.
План буенча республикада Covid-19дан 2 484 667 кеше вакциналанырга тиеш (өлкәннәр саны - 3 105 836).
Башкортстанга Covid-19дан 2 980 658 доза вакцина кайткан.
Беренче компонент белән 2 522 046 кеше вакциналанган (тиешлеләрнең 101,5 проценты).
2 397 421 кеше вакциналауны тулысынча төгәлләгән (тиешлеләрнең 96,4 проценты).
Бер тәүлектә 5 757 кеше прививка ясаткан (беренче компонент белән - 2 392, икенче компонент белән - 3 365).
Ревакциналанган гражданнар саны - 406 020.
Республикада 60 яшьтән өлкәннәр саны - 785 763.
Аларның 698 531е беренче компонент белән вакциналанган, ике компонентны да 656 193е алган.
"Спутник М" вакцинасының 3 840 дозасы кайткан.
12-17 яшьлекләрнең 3 560ы — беренче компонент белән, 2 614е ике компонент белән дә вакциналанган.
Фото: argumenti.ru