

Документның яңа редакциясе нигезендә, республикада эшлекле, мәдәни, күңел ачу, спорт һәм башка чараларда катнашучылар саны 30дан 200гә кадәр артты.
Дәүләт органнары, урындагы үзидарә органнары, дәүләт һәм муниципаль учреждениеләр оештыра торган чараларда 200дән артык кеше катнаша ала. Шул ук вакытта 500 дән артык кеше катнашкан мәдәният һәм мәгариф учреждениеләрендә уза торган чаралар (катнашучылардан тыш) Русия Федерациясе Баш дәүләт санитар табибы карары таләпләрен исәпкә алып үткәрелергә тиеш.
Башкортстан халкына, шулай ук республика территориясендәге кешеләргә коронавирус инфекциясенә каршы вакциналау яки ревакциналау узарга киңәш ителә.
1,5 метрдан да ким булмаган социаль дистанцияне мәҗбүри үтәү һәм хезмәт эшчәнлеге процессында перчаткалар кию зарурлыгы, 30дан артык кеше катнашкан хезмәт коллективы җыелышларын һәм башка киңкүләм чаралар үткәрүне тыю, шулай ук хезмәткәрләрнең кимендә 50 процентын дистанцион режимга күчерү турында рекомендация гамәлдән чыгарыла.
Дәүләт һәм муниципаль хакимият органнары җитәкчеләре гражданнарны шәхси кабул итүләрен яңадан башлап җибәрә ала.
Эш бирүчеләр «Омикрон» штаммы таралган шартларда эпидемиягә каршы чаралар үткәрү үзенчәлекләре турында “Роспотребнадзор”ның методик рекомендацияләрен үтәүне тәэмин итәргә тиеш.
Шул ук вакытта битлек режимын үтәү тулысынча саклана.
Шулай ук COVID-19га каршы вакциналау үтү, коронавирус кичерү, прививкага каршы медицина күрсәтмәләре булу турында сертификатлар күрсәтү таләбе 500дән артык кеше сыйдырышлы ябык биналарда булган вакытта саклана.
Мондый чараларга керү өчен документлар исемлеге COVID-2019 кузгатучыга антител (иммуноглобулин G) булу турында сертификат белән тулыландырылган.
Мондый чараларга керү өчен документлар исемлеге COVID-19 кузгатучыга антитәнчекләр (иммуноглобулин G) булу турында сертификат белән тулыландырылган.