+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Сәламәтлек саклау
30 март 2022, 08:45

Белгечләр бар, сәламәтлек саклау объектлары төзелә

«Авыл докторы» һәм «Авыл фельдшеры» программалары нәтиҗәсендә Башкортстан Башлыгының табиблар һәм урта медицина персоналы белән тәэмин итү буенча 310нчы указы күрсәткечен вакытыннан алда үтәүгә ирешелде, дип белдерде Башкортстан Хөкүмәте Премьер-министры Андрей Назаров Башкортстанның Дәүләт җыелышы-Корылтай утырышында, депутатларга 2021 елда төбәктә Хөкүмәт эшчәнлеге йомгаклары турында отчет биреп.  

Белгечләр бар, сәламәтлек саклау объектлары төзеләБелгечләр бар, сәламәтлек саклау объектлары төзелә
Белгечләр бар, сәламәтлек саклау объектлары төзелә

Андрей Назаров ассызыклаганча, узган елда халыкка уңайлы һәм сыйфатлы медицина ярдәме күрсәтүгә аерым игътибар бирелгән. Республика адреслы инвестицион программасы кысаларында 19 сәламәтлек саклау объектын төзү һәм проектлау эшләре алып барылган. Беренчел звеноны модернизацияләү буенча төбәк программасы ярдәмендә төрле җиһазлар һәм медицина эшләнмәләре алынган.

Гомумән алганда, дәваханәләргә һәм поликлиникаларга 2,6 мең берәмлек медицина җиһазы куелган. Алар арасында — 17 рентгенология, 17 флюорография, 4 маммограф, 19 УЗИ аппараты, 10 эндоскопик система, 167 үпкәләргә ясалма вентиляция ясау аппараты һәм 77 ашыгыч ярдәм машинасы. Быел тагын 1,5 мең берәмлектән артык җиһаз сатып алу планлаштырыла, апрель аенда тагын 85 автомобиль кайтартылачак, дип хәбәр итте депутатларга Премьер-министр.

«Быел Уфадагы 9нчы шәһәр дәваханәсе поликлиникасын, шулай ук Баймактагы балалар поликлиникасын файдалануга тапшырырга планлаштырабыз. Моннан тыш, Бөредәге поликлиниканы, дүрт фельдшер-акушерлык пунктын һәм ике авыл табиблык амбулаториясен төзү эшләрен төгәлләү планлаштырыла. Азсанлы торак пунктларны ФАПлар белән тәэмин итү буенча эш планлы рәвештә алып барыла. Бу елга план — тиз төзелә торган модульле 44 ФАПны сатып алу һәм урнаштыру", — диде Башкортстан Хөкүмәте Премьер-министры.

Фото: glagolia.com

 

Автор:Ләйсән Якупова
Читайте нас