+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Сәламәтлек саклау
30 март 2022, 16:40

Елына 40 мең операция ясыйлар

30 мартта Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров Уфаның Пушкин урамында урнашкан Күз авырулары фәнни-тикшеренү институтында булды. Ул - Русиянең иң борынгы фәнни-тикшеренү институтларының берсе.

Елына 40 мең операция ясыйларЕлына 40 мең операция ясыйлар
Елына 40 мең операция ясыйлар
Учреждениенең директоры, медицина фәннәре докторы Мөхәррәм Бикбов фәнни-тикшеренү институты, шулай ук республика шәһәрләрендә төзелгән муниципальара офтальмология үзәкләре эше турында сөйләде. Алар республика халкының башка төбәкләргә дәвалануга китүен киметергә, Башкортстанга өстәмә федераль финанслау җәлеп итәргә мөмкинлек биргән.

Исегезгә төшерәбез, 2021 елның июлендә «Сәламәтлек сәгате» утырышында Радий Хәбиров төбәктә бердәм офтальмология хезмәте булдыру турында игълан итте.

Бүген Уфаның Күз авырулары фәнни-тикшеренү институты елына 40 меңгә якын операция уткәрә. Бу - илнең шундый ук учреждениеләре арасында иң зур күрсәткеч. Импортны алыштыру кысаларында институт белгечләре яңа диагностика һәм дәвалау җиһазларын, шулай ук күзнең ясалма өлешләрен җитештерүне үзләштерә.

Мөхәррәм Бикбов институтның буш корпусларының берсе, биналарын реконструкцияләү тәмамланмау сәбәпле, 18 ел буш тора, дип өстәде. Башкортстан Башлыгы әлеге бинаны үзгәртеп кору буенча тәкъдимнәр әзерләргә кушты.

- Институт югары класслы белгечләрнең бик көчле профессиональ коллективын саклап калды. Без аның эшенә бердәм офтальмология хезмәте кысаларында һичшиксез ярдәм итәчәкбез, - диде Радий Хәбиров. - Муниципальара үзәкләр булдыру идеясе зур шәһәрләрдән ерак урнашкан торак пунктларда яшәүчеләр сыйфатлы түләүсез медицина ярдәме ала алудан гыйбарәт иде. Монда без дөрес юнәлештә барабыз дип саныйм.

Фото: правительстворб.ру


Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас