+20 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Сәламәтлек саклау
30 март 2022, 15:10

Тәүлек эчендә 3 216 якташыбыз ковидны җиңгән!

Башкортстанда коронавирус йоктыручылар 275 611гә җитте. Тәүлек эчендә тагын 524 якташыбызда инфекция ачыкланды.  

Тәүлек эчендә 3 216 якташыбыз ковидны җиңгән!Тәүлек эчендә 3 216 якташыбыз ковидны җиңгән!
Тәүлек эчендә 3 216 якташыбыз ковидны җиңгән!

Әле республика дәваханәләрендә 114 кеше коронавирустан дәвалана, алар арасында 81 пациент 60 яшьне үткән. 14 якташыбыз авыр хәлдә, берсе үпкәләргә ясалма вентиляция ясау аппаратына тоташтырылган. 7 269 кеше амбулатор дәвалана, алар арасында 2 617 пациент 60 яшьтән өлкән.

Тәүлек эчендә 3 216 якташыбыз ковидны җиңгән. Барлыгы савыгучылар саны – 262 706.

COVID-19 янә 5 якташыбызның гомерен алып китте. Корбаннар саны 5 522гә җитте. Аларның 4 805е 60 яшьне узган булган.

План буенча республикада Covid-19дан 2 484 667 кеше вакциналанырга тиеш (өлкәннәр саны - 3 105 836). 1нче компонент белән 2 524 436 кеше вакциналанган (тиешлеләрнең 101,6 проценты). 2 400 688 кеше вакциналануны тулысынча төгәлләгән (96,6 проценты).

Бер тәүлектә 5 657 кеше прививка ясаткан (1нче компонент белән - 2 390, 2нче компонент белән - 3 267). Ревакциналанган гражданнар саны - 407 615.

Республикада 60 яшьтән өлкәннәр саны - 785 763. Аларның 699 515е 1нче компонент белән вакциналанган, ике компонентны да 657 406сы алган.

12-17 яшьлек балаларның 3 597се 1нче компонент белән прививка ясаткан, ике компонентны да 2 618е алган.

Фото: stihi.ru

 

Автор:Ләйсән Якупова
Читайте нас