+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Сәламәтлек саклау
31 март 2022, 12:35

Янә дүрт якташыбыз ковидтан савыга алмады...

Тәүлек эчендә республикада янә 519 якташыбызда яңа коронавирус инфекциясе расланды. Пандемия башыннан бу авыруны кичерүчеләрнең рәсми теркәлгән саны 276 130га җитте.  

Янә дүрт якташыбыз ковидтан савыга алмады...Янә дүрт якташыбыз ковидтан савыга алмады...
Янә дүрт якташыбыз ковидтан савыга алмады...

Әле республика дәваханәләрендә 100 пациент коронавирустан дәвалана, 3 685 кеше амбулатор дәвалау ала. Бер тәүлектә 4113 якташыбыз ковидны җиңгән.
Дүрт якташыбыз инфекциядән савыга алмаган. Пандемия башыннан республикада ковид корбаннары саны 5526га җитте.
Тәүлек эчендә 21 кешегә пневмония диагнозы куелган, 74 кеше пневмониядән савыккан.
План буенча республикада Covid-19дан 2 484 667 кеше вакциналанырга тиеш (өлкәннәр саны - 3 105 836).
Республикага Covid-19дан 2 980 658 доза вакцина кайткан.
31 мартка республикада коронавирустан вакцинаның беренче компонентын 2 527 328 кеше алган, ике компонент белән дә 2 403 459 якташыбыз вакциналанган.
Ревакциналанган гражданнар саны - 409 483.
Республикада 60 яшьтән өлкәннәр саны - 785 763.
Аларның 700 772се беренче компонент белән вакциналанган, ике компонентны да 658 505 кеше алган.
"Спутник М" вакцинасының 3 840 дозасы кайткан.
12-17 яшьлек балаларның 3 616сы беренче компонент белән прививка ясаткан, икенче компонентны 2 618е алган.

Фото: coronavirus-control.ru

 

Автор:Ләйсән Якупова
Читайте нас