+24 °С
Яңгыр
VKOKTelegramMax
Сәламәтлек саклау
2 апрель 2022, 15:29

Чәй эчәбез бал белән...

Ул дарудан агуга әйләнмәсен өчен нәрсәләрне белү һәм үтәү зарур?Чәйне яратмаган кеше бар микән? Булса да, сирәктер. Чәйсез бер көнебез дә узмый, кунак килсә дә, күрше керсә дә, хуш исле эчемлек табыныбызны ямьли. Тик менә галимнәр, барлык кешегә дә чәй файдалы түгел, кайбер очракларда ул организмга зыян да китерергә мөмкин, ди.Кара яисә яшел чәй белән артык мавыгу сәламәтлеккә зарар салуы ихтимал. Белгечләр ассызыклавынча, бу эчемлекләрдәге кайбер компонентлар ашказаны һәм эчәклекләр эшчәнлегендә тайпылышлар китереп чыгара, бавырны, нерв системасын зарарлый, хәтта хәвефле кан китүләргә сәбәпче булырга мөмкин. Бүгенге консультациябезне шушы темага багышларга булдык.

Чәй эчәбез бал белән...Чәй эчәбез бал белән...
Чәй эчәбез бал белән...
Файдасы

Табиб-эндокринологлар һәм диетологлар белдерүенчә, чәйдә меңләгән биологик кушылма: витаминнар (А, С, К, b-каротин), аминокислоталар, органик кислоталар, липидлар, аксымнар, углеводлар һәм кофеин бар. Моннан тыш, аңарда фтор, бор, кобальт, бакыр, марганец һәм цинк туплана. Нәкъ менә шуңа чәй төрле файдалы сыйфатларга ия. Мисал өчен, ул организмга микроблар белән көрәшергә ярдәм итә, холестерин күләмен киметә, картаюны акрынайта.
Чәйдәге һәм кофедагы кофеин, аз күләмдә кулланылганда, Альцгеймер авыруын кисәтергә ярдәм итә.

Зыяны

Чәйнең кайбер компонентлары, мисал өчен, катехин һәм кофеин, күп кулланганда, сәламәтлеккә зыянлы, дип кисәтә табиблар. Бигрәк тә каты итеп пешерелгән чәй эчкәндә ашказаны һәм эчәклекләрнең эшчәнлеге бозыла, бавыр эштән чыга. Шул ук вакытта каты чәй нерв системасына зыян сала, кеше йокысызлыктан җәфа чигә башлый.

Көненә күпме?

Белгечләр әйтүенчә, көненә 3 чынаяк яшел чәй, яки 4-5 чынаяк кара чәй эчәргә була. Бу күләмдә алар сәламәтлеккә бернинди хәвеф тә тудырмый, киресенчә, файда гына китерә. Бу очракта 100 миллилитр суга 1 грамм коры чәй яфрагы салып пешерү күз уңында тотыла.

Саклык кирәк!

Депрессия халәтендәге, аритмиядән интегүче, йөрәк авырулары, югары кан басымы, бөер чирләре, ашказаны җәрәхәте һәм уникеилле эчәк авырулары булган кешеләргә чәйне күпләп эчү тыела.
Моннан тыш, аспирин һәм канны сыеклаучы, ялкынсынуга каршы дарулар һәм антидепрессантлар кулланучыларга да чәй белән мавыкмаска киңәш ителә. Әлеге эчемлек даруларның йогынтысын көчәйтергә һәм кан китү хәвефен китереп чыгарырга мөмкин.
Эстроген кабул итүче хатын-кызларга да чәйне күпләп эчмәскә кирәк, чөнки аның рухи халәтне, йөрәк ритмын бозуы, артериаль кан басымына тискәре йогынты ясавы бар.
Чәй организм тарафыннан тимер һәм фолий кислотасын үзләштерүне тоткарлый, ә алар авырлы хатын-кызлар һәм анемиядән җәфаланучылар өчен бик мөһим. Бу очракларда чәйне әлеге препаратларны кабул иткәнче бер сәгать алдан, яки кабул иткәннән соң ике сәгать узгач кына эчәргә киңәш ителә.

Әллә каһвәме?

Каһвә — дөньяда чәй кебек үк киң кулланылышка кергән эчемлек. Аларның икесенең составында да кофеин бар. Каһвәдә һәм чәйдә, сортына һәм ничек әзерләнүенә карап, кофеин күләме төрлечә була, шуңа күрә нәрсә зыянлырак – каһвәме, чәйме, дигән сорауга анык кына җавап бирү авыр.
Мисал өчен, 100 миллилитр кара чәйдә — гадәти кофега караганда, ә бер чынаяк яшел чәйдә шул ук күләмдәге эспрессога караганда кофеин күбрәк булырга мөмкин.
Шул ук вакытта, табиблар әйтүенчә, каһвә, чәй кебек үк, чама белеп кулланганда, организмыбыз өчен зыянлы түгел, ә файдалы. Артык булмаганда, кофеин физик чыдамлылыкны, эш сәләтен арттыра, баш мие эшчәнлегенә уңай тәэсир итә. Әмма организмга кофеин кирәгеннән күбрәк кергәндә, йокысызлык һәм нерв киерен­келегеннән тыш, йөрәк-кан, сулыш алу системаларында зур проблемалар килеп чыгарга мөмкин.
Кайбер авырулар булганда кофеин организмга бик начар тәэсир итә, ди табиблар. Мисал өчен, шикәр чире, бөер һәм бавыр, ашказаны чирләре нәкъ менә шундыйлар исемлегенә керә.
Табиб-эндокринологлар көненә ничә чынаяк каһвә эчәргә мөмкин икәнлеген дә тәгаен билгели: 3-4 чынаяк. Кофены кечкенә чынаяклардан эчәләр. 3-4 чынаяк 300 грамм тирәсен тәшкил итәргә тиеш. Кофены күрсәтелгән күләмдә генә куллану организм өчен хәвефсез, ди табиблар.

Эчемлек колы булма!

“Абстиненция” дигән төшенчә бар. Ул төрле нәрсәләргә, шул исәптән кофеинга, бәйлелек дигәнне аңлата. Бу — фәнни яктан өйрәнелгән күренеш. Кофеин адәм баласын үзенең колына әйләндерергә мөмкин һәм бу очракта инде аны махсус дәвалану курсы үтү генә коткара.
Кофеин зур дозаларда түлсезлеккә китерә, ә өлкән яшьтәге хатын-кызларның бот сөякләре сынучанга әверелә.
Кофеинга бәйлелегең бармы-юкмы икәнлеген каян белергә соң? Моны бик җиңел ачыклап була. Әгәр дә чәй яисә кофе эчми торганда башыгыз авырта башласа, көн уртасында ук бик нык ару халәте басса, кәефегез бозылса, сездә бу бәйлелек бар дигән сүз. Аңардан бер генә көндә котыла алмассыз, моны акрынлап эшләргә, җайлап кына кофеин күләмен киметергә кирәк, ди белгечләр.
Көненә 100 миллиграмм кофеин гына куллану да аңа бәйлелеккә китерергә мөмкин. Чагыштыру өчен шуны күрсәтик: бер чынаяк кара чәйдә — 35-44 миллиграмм, яшел чәйдә 33-71 миллиграмм кофеин бар. Үлән чәйләрендә кофеин юк.

Организм өчен кофеинның үлемечле дозасы (бер кабул итүдә) – 10 грамм (1 граммда – 1000 миллиграмм).

Ничек дөрес әзерләргә?

Чәйдән бөтенләй баш тартыгыз, димибез, файдалы яклары да бихисап бит! Тик аны дөрес итеп эчәргә кирәк.
Чәйне пешергәндә яңа гына кайнап чыккан су кулланырга кирәк, ул берничә тапкыр кайнатылган булмасын. Иң яхшы температура – 85 градус. Чәй пешерү өчен иң яхшы чәйнек – балчыктан эшләнгәне. Чәйне 10-15 секунд пешерергә, аннан соң инде яфракларын судан алырга кирәк. Кара чәйдә пешергәннән соң ярты сәгать үтү белән үк зарарлы матдәләр тупланышы арта башлый.
Чәйне сатып алганда игътибар белән карагыз: анда химик кушылмалар, буяулар, ароматизаторлар булмасын.
Чәйне дөрес эчә белегез. Аны ашаганнан соң бер сәгать үткәч кенә эчәргә кирәк. Даруларны чәй белән эчеп кую да һич ярамый! Чәйдәге актив матдәләр, дарулар белән кушылып, организмга зыян сала.
Чәй эчәргә яратучылар аны үләннәрдән үзләре дә әзерли ала. Әйтеп үтелүенчә, үлән чәйләрендә кофеин юк.
Сәламәт булыйк, дуслар!

Фото: psyh.info
Автор:Миләүшә Латыйпова
Читайте нас