

Әле республика дәваханәләрендә 71 кеше ковид белән көрәшә, алар арасында 58 пациент 60 яшьне үткән.
9 якташыбыз авыр хәлдә.
2 809 кеше амбулатор дәвалана, алар арасында 1 898 пациент 60 яшьтән өлкән.
Бер тәүлектә 480 якташыбыз ковидны җиңгән.
Барлыгы савыгучылар саны – 269 728.
COVID-19 янә өч якташыбызның гомерен алып китте.
Корбаннар саны 5 543кә җитте. Аларның 4 818е 60 яшьне узган булган.
8 кешегә пневмония диагнозы куелган. 48 кеше пневмониядән савыккан.
План буенча республикада Covid-19дан 2 484 667 кеше вакциналанырга тиеш (өлкәннәр саны - 3 105 836).
Республикага Covid-19дан 2 980 658 доза вакцина кайткан.
Беренче компонент белән 2 533 367 кеше вакциналанган (тиешлеләрнең 102 проценты).
2 409 408 кеше вакциналауны тулысынча төгәлләгән (тиешлеләрнең 97 проценты).
Бер тәүлектә 1 239 кеше прививка ясаткан (беренче компонент белән - 621, икенче компонент белән - 618).
Ревакциналанган гражданнар саны - 413 561.
60 яшьтән өлкәннәр саны - 785 763.
Аларның 703 345е беренче компонент белән вакциналанган, ике компонентны да 661 063е алган.
"Спутник М" вакцинасының 3 840 дозасы кайткан.
12-17 яшьлек балаларның 3 640ы беренче компонент белән вакциналанган, 2 622се ике компонентны да алган.