+12 °С
Ачык
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Сәламәтлек саклау
4 апрель 2022, 14:45

Алтынчы дулкын бер айдан көтелә...

Фундаменталь трансляция медицинасы үзәгенең аеруча куркыныч йогышлы авырулар лабораториясе җитәкчесе, вирусология профессоры, биология фәннәре докторы Александр Чепурнов тиздән Русиядә COVID-19ның яңа дулкыны башланачак, дип фаразлады.

Алтынчы дулкын бер айдан көтелә...
Алтынчы дулкын бер айдан көтелә...

Аның фикеренчә, ул якынча бер айдан соң килеп җитәргә тиеш, ә моның сәбәбе — стелс-омикрон штаммы таралу, аның белән авыручылар артуы башка илләрдә күзәтелә.
«Стелс-омикрон — алтынчы дулкынның сәбәбе. Мин шулай да ул җиңелрәк булыр дип өметләнәм, гәрчә Европада күргәннәребез башка булса да... Аның таралу тизлеге омикроннан түбәнрәк булачак", — ди белгеч.
Ул шулай ук стелс-омикронның Русиягә килүе котылгысыз, дип билгеләп үтте һәм аның активлыгын әлегә «супердисциплина»лы Кытайның да җиңә алмавын ассызыклады. Европа илләре белән авиахәбәрләр ябылу да коронавирусның яңа варианты таралудан саклап кала алмаячак, башланган чорын гына бераз кичектерергә мөмкин, дип билгели белгеч.

Фото: pixabay.com

 

Автор:Ләйсән Якупова
Читайте нас: