+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Сәламәтлек саклау
5 апрель 2022, 12:25

Яңа дулкын майда көтелә, дарулар буенча хәл җайланган

Вирусологлар фаразлары буенча, «стелс-омикрон» штаммы белән янаучы коронавирусның чираттагы дулкыны май уртасына башланырга мөмкин. Бу хакта COVID-19ны кисәтү мәсьәләләре буенча брифинг барышында Башкортстанның сәламәтлек саклау министры урынбасары Ирина Кононова сөйләде.

Яңа дулкын майда көтелә, дарулар буенча хәл җайланганЯңа дулкын майда көтелә, дарулар буенча хәл җайланган
Яңа дулкын майда көтелә, дарулар буенча хәл җайланган

Аның сүзләренә караганда, төбәктә коронавирусны кисәтү максатында вакциналау бара, әмма тиздән социаль дистанцияне үтәү буенча чикләүләргә әйләнеп кайтырга туры килергә мөмкин, кешеләр күпләп җыела торган урыннарда битлек кияргә кирәк.
«Яңа дулкын бездә җиңелрәк үтәр дип уйлыйбыз, чөнки бу кояш активлыгы, бакчаларда хезмәт вакыты», - дип билгеләде Кононова. Ул билгеләвенчә, республикада кирәкле дарулар запасы формалаштырылган, инфекциягә каршы тору өчен яңа йогышлы авырулар госпитальләре бар.
Ирина Кононова шәһәр читенә чыгучы республика халкына үзен башка куркыныч авырулардан: геморрагик бизгәктән, талпан энцефалитыннан сакларга киңәш итте.
Брифингта шулай ук рецептлы дарулар белән тәэмин итү буенча хәлнең стабильләшүе турында белдерделәр. Ирина Кононова калкансыман биз өчен дефицит булган L-тироксин препараты кайтарылуы турында хәбәр итте.
"Әгәр ике атна элек безнең даруханәләрдә 40 меңгә якын төргәк булса, 1 апрельгә булган мәгълүматларга караганда, бездә дару препаратлары хәрәкәтен мониторинглау системасында 109 мең төргәк дару бар. Ягъни базар республиканың даруханә оешмаларына да ажиотажлы ихтыяҗга реакция ясады, 26-28 март көннәрендә өстәмә дарулар кайтару булды", - дип сөйләде министр урынбасары.
Кирәкле дарулар эзләү буенча кыенлыклар туганда, Ирина Кононова «Гадел билге» мобиль кушымтасыннан файдаланырга тәкъдим итте.
"Әгәр система дару препаратының булуын күрсәтә, ә асылда ул юк яисә даруханәдә, рецепт булган өстенә, аны бирүдән баш тарталар икән, "Росздравнадзор"га мөрәҗәгать итәргә кирәк. Лицензия таләпләрен бозу турында сүз бара”, — диде белгеч.
Министр урынбасары башка дару препаратлары буенча мөрәҗәгатьләр санының да кимүен билгеләп үтте. Бары тик сирәк очраклар гына калган, алар хәл ителә. Шулай ук табиб комиссияләре карары буенча индивидуаль сатып алулар дәвам итә.
“Дару препаратларының барлык төп төркемнәре бездә бар, аларны пациентларга элеккечә үк зур күләмдә алдырабыз", - дип өстәде Ирина Кононова.

Фото: magadanpravda.ru

 

Автор:Ләйсән Якупова
Читайте нас