

БСТ студиясе белән видеоэлемтә аша телевизион премьера буенча фикер алышу вакытында Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров чыгыш ясады.
– Бу фильм республика халкы турында, барлык кешеләргә – табибларга, волонтерларга, шушы бик авыр тарихи сынаулар белән көрәшергә ярдәм иткән барлык хезмәтләргә рәхмәт, – диде Радий Хәбиров. - Бу фильм - Башкортстан халкына сабырлыклары, зирәклекләре өчен рәхмәт белдерү. Аларның безнең катлаулы карарларыбызны кабул иткәннәре һәм бу эштә булышканнары өчен. COVID-19 белән көрәшкән барлык кешеләр чын батырлык күрсәтте. Бу безнең җәмгыять хәтерендә калырга тиеш. Вакыйгалар бик тиз уза, шуңа күрә аларны мәңгеләштерергә кирәк, безнең балалар бу чорлар турында белсен, табиблар ничек итеп безнең уртак киләчәк өчен көрәшүен аңласын. Пандемия безнең халыкның асылын ачты — авыр вакытта тиз арада мобильләшеп, килеп туган проблемаларны хәл итә алабыз.
Республика Башлыгы ике ел элек, коронавирус инфекциясе барлыкка килгән вакытта, төбәк Хөкүмәте дәрәҗәсендә сәламәтлек саклау системасын модернизацияләргә кирәклеге турында карар кабул ителүен искә төшерде.
— Пандемиягә каршы торып, без сәламәтлек саклауны матди-техник яктан яңадан җиһазлау өчен күп эш башкардык, - дип билгеләп үтте Радий Хәбиров. – Яңа медицина учреждениеләре төзедек, куәтле медицина техникасы сатып алдык. 2020 һәм 2021 еллар икътисадында сәнәгать җитештерүе буенча да, инвестицияләр җәлеп итү буенча да бик югары күрсәткечләр белән уздык. Барысы да – гади хезмәткәрләрдән алып предприятие директорларына кадәр мобильләште. Алда безне яңа сынаулар көтә. Әмма бергә булсак, бу сынауларга бирешмәячәкбез һәм алардан тагын да көчлерәк чыгачакбыз.