

- Медицина эшчәнлеге юнәлешләре исемлегеннән эшчәнлекнең берничә төре төшереп калдырылды. Шуңа бәйле рәвештә барлык милек төрендәге медицина учреждениеләренә элек бирелгән лицензияләрне яңадан рәсмиләштерергә кирәк. Лицензияләрне агымдагы елның 1 сентябренә кадәр яңадан рәсмиләштерү зарур, - ди Сәламәтлек саклау министрлыгының Лицензияләү бүлеге җитәкчесе Эльвира Тәхәветдинова.
Ул искәрмәләр исемлегенә гигиена тәрбиясе, дезинфектология, клиник микология, кичектергесез медицина ярдәме, операция эше, шәфкать туташлары эшен оештыру, сексология, шәфкать туташлары эшчәнлеге белән идарә итү, энтомология, эпидемиология юнәлешләре кергән, дип ачыклады.
Законнардагы үзгәрешләр шулай ук гариза бирүгә дә кагылды. Хәзер элек бирелә торган аккредитация турында таныклыкларның, сертификатларның, уку йортларын тәмамлау турында дипломнарның күчермәләре урынына бары тик әлеге документларның реквизитларын гына тапшырырга мөмкин. Әгәр бу документлар турында белешмәләр сәламәтлек саклауның бердәм дәүләт мәгълүмат системасында һәм Медицина хезмәткәрләренең федераль регистрында юк икән, документларның күчермәләрен тапшырырга кирәк.
Лицензияләү үткәрү өчен бирелгән документларны тикшерүнең яңа вакыты билгеләнде. Элек ул 45 эш көне тәшкил иткән иде. Яңа кагыйдәләр буенча дәгъва кылучының лицензия таләпләренә туры килүен бәяләү һәм лицензия бирү яки баш тарту турында карар кабул итү гариза тапшырылган көннән алып 15 эш көне эчендә башкарыла. Ябык административ-территориаль берәмлекләрнең медицина оешмалары искәрмә булып тора. Әлеге категория өчен документларны тикшерү срогы 20 эш көне тәшкил итә. Лицензияләрне кабат рәсмиләштергәндә гаризаны карау һәм карар кабул итү вакыты 10 эш көненә кадәр кимегән, аның каравы вакыты 15 эш көне тәшкил итә.
Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, элегрәк, Федераль закон үз көченә кергәнче, медицина учреждениеләрен лицензияләү республика Сәламәтлек саклау министрлыгы тарафыннан закон белән билгеләнгән 45 эш көне урынына 19 эш көне чикләрендә үткәрелде.
Медицина эшчәнлеген лицензияләү медицина ярдәме күрсәтү өчен мәҗбүри шарт булып тора. Димәк, барлык дәүләт һәм шәхси клиникалар, дәваханәләр, шифаханәләр, госпитальләр әлеге процедураны узарга тиеш.