

Әле республика дәваханәләрендә 122 кеше коронавирустан дәвалана, алар арасында 79 пациент 60 яшьне үткән.
24 якташыбыз авыр хәлдә.
2 821 кеше амбулатор дәвалана, алар арасында 1 795 пациент 60 яшьтән өлкән.
Тәүлек эчендә 581кеше ковидтан савыккан.
Барлыгы савыгучылар саны – 271 546.
COVID-19 янә ике якташыбызның гомерен өзде.
Корбаннар саны 5 557гә җитте. Аларның 4 834е 60 яшьне узган булган.
17 кешегә пневмония диагнозы куелган.
69 кеше пневмониядән савыккан.
План буенча республикада Covid-19дан 2 484 667 кеше вакциналанырга тиеш (өлкәннәр саны - 3 105 836).
Башкортстанга Covid-19дан 2 980 658 доза вакцина кайткан.
Беренче компонент белән 2 542 812 кеше вакциналанган (тиешлеләрнең 102,3 проценты).
2 417 410 кеше вакциналауны тулысынча төгәлләгән (тиешлеләрнең 97,3 проценты).
Бер тәүлектә 4 667 кеше прививка ясаткан (беренче компонент белән - 2 703, икенче компонент белән - 1 964).
Ревакциналанган гражданнар саны - 419 717.
Республикада 60 яшьтән өлкәннәр саны - 785 763.
Аларның 707 731е беренче компонент белән вакциналанган, ике компонентны да 664 752 кеше алган.
"Спутник М" вакцинасының 3 840 дозасы кайткан.
12-17 яшьлек балаларның 3 840ы беренче компонент белән прививка ясаткан, ике компонентны да 2 775 кеше алган.
Фото: sevastopol.bezformata.com