

Республика районнарына алты автопоезд маршрутлары буенча чыктылар, алар составында күчмә Сәламәтлек үзәкләре һәм ФАПлар, флюорографлар һәм маммографлар булды. Моннан тыш, бригадалар составына республика учреждениеләре белгечләре, күчмә диагностика комплекслары да кертелгән иде.
— Республиканың авыл халкына медицина ярдәме алу мөмкинлеген арттыру очен 2021 елның апреленнән октябренә кадәр «Сәламәт республика – сәламәт төбәк» акциясе үткәрелде, ул быел да дәвам итәчәк, - дип билгеледе Башкортстанның сәламәтлек саклау министры вазыйфаларын башкаручы Динара Еникеева. - Узган ел акция барышында республиканып иң ерак районнарыннан 35 меңнән артык кеше тикшерелде.
Агымдагы елда барлык профилактик юнәлешләр – профилактик медицина тикшерүләре, диспансер күзәтү, республиканың әйдәүче медицина белгечләре тарафыннан диспансерлау дәвам ителәчәк.
Фото: blagpanorama.rbsmi.ru