+24 °С
Яңгыр
VKOKTelegramMax
Сәламәтлек саклау
10 апрель 2022, 11:45

Башкортстан намуслы һәм хезмәт сөючән кешеләргә бай

Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров социаль челтәрләрдә пост урнаштырган.

Башкортстан намуслы һәм хезмәт сөючән кешеләргә байБашкортстан намуслы һәм хезмәт сөючән кешеләргә бай
Башкортстан намуслы һәм хезмәт сөючән кешеләргә бай

"Гомере буе бер һөнәргә тугры булган кешеләргә һәрвакыт сокланып карыйм. Бүген Башкортстанның #ЖЗЛ_Башкортостан рубрикасында Аскын районы дәваханәсе фельдшеры Рәмзия Гайбадуллина турында сөйлим. Ул 42 ел эшли.

Башта Рәмзия Кави кызы Яңавыл районының Вәрәшбаш ФАПында акушерка булып эшли. Ә 1985 елдан - Аскын дәваханәсендә фельдшер. Бу 37 ел элек булган.

Безнең Сәламәтлек саклау министрлыгында Рәмзия Гайбадуллина турында аның эше чорында Аскын районында балалар үлеме кимеде, мәктәп укучыларының профкүзәтүләрен җайга салынды, күбрәк әниләр баласын күкрәк сөте белән туендыра башладылар, ди. Ә бу бит гаять зур системалы эш.

2015 елдан Рәмзия Кави кызы - Аскындагы гомумдәваханә медицина персоналы фельдшеры. Ул медицина ярдәме күрсәтү, халыкны вакциналау, шул исәптән СОVID-19дан, аз хәрәкәтле халыкны дәвалау өчен җавап бирә, районның барлык фельдшерлары эшен контрольдә тота.

2021 елның җәендә Рәмзия Кави кызы районда беренчеләрдән булып лаеклы бүләк алды - «Хезмәт батырлыгы» медале. Башкортстаныбыз шундый намуслы һәм хезмәт сөючән кешеләргә бай. Барыгызга да сәламәтлек телим!"- дип яза Радий Хәбиров "Вконтакте"да.

Фото: https://vk.com/wall413272232_784916

Автор:Фануз Хабибуллин
Читайте нас