+20 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Сәламәтлек саклау
11 апрель 2022, 10:40

25 якташыбыз авыр хәлдә, икесе вафат...

Башкортстанда коронавирус йоктыручылар 281 401гә җитте. Тәүлек эчендә янә 449 кешедә инфекция ачыкланды.  

25 якташыбыз авыр хәлдә, икесе вафат...25 якташыбыз авыр хәлдә, икесе вафат...
25 якташыбыз авыр хәлдә, икесе вафат...

Әле республика дәваханәләрендә 114 кеше коронавирустан дәвалана. Алар арасында 78 пациент 60 яшьтән өлкән.
25 якташыбыз авыр хәлдә, берсе үпкәләргә ясалма вентиляция ясау аппаратына тоташтырылган.
2 602 кеше амбулатор дәвалана, алар арасында 1 238 пациент 60 яшьне үткән.
461якташыбыз ковидтан савыккан.
Барлыгы савыгучылар саны – 273 123.
COVID-19 янә ике якташыбызның гомерен алып китте.
Корбаннар саны 5 562гә җитте. Аларның 4 839ы 60 яшьне узган булган.
12 кешегә пневмония диагнозы куелган. 39 кеше пневмониядән савыккан.
План буенча республикада Covid-19дан 2 484 667 кеше вакциналанырга тиеш (өлкәннәр саны - 3 105 836).
Республикага Covid-19дан 2 980 658 доза вакцина кайткан.
Беренче компонент белән 2 546 480 кеше вакциналанган (тиешлеләрнең 102,5 проценты).
2 419 932 кеше вакциналауны тулысынча төгәлләгән (тиешлеләрнең 97,4 проценты).
Бер тәүлектә 6 190 кеше прививка ясаткан (беренче компонент белән - 3 668, икенче компонент белән - 2 522).
Ревакциналанган гражданнар саны - 422 162.
Республикада 60 яшьтән өлкәннәр саны - 785 763.
Аларның 709 595е беренче компонент белән прививка ясаткан, ике компонентны да 666 148 кеше алган.
"Спутник М" вакцинасының 3 840 дозасы кайткан.
12-17 яшьлек балаларның 3 840ы беренче компонент белән прививка ясаткан, ике компонентны да 2 990ы алган.

Фото: gs.by

 

Автор:Ләйсән Якупова
Читайте нас