

Үзәктә тәүлек әйләнәсенә эшләүче 40 бокс һәм 10 реанимацион бокс урнашачак. Шулай ук өстәмә 200 койка урнаштыру мөмкинлеге дә каралган. Ә гадәттән тыш хәлләр режимында госпиталь 100 процент кислородка тоташтырып, 230 пациентны кабул итә алачак.
Әле яңа медицина учреждениесе штатында табиб-белгечләр, шәфкать туташлары, санитаркалар, рентгенлаборантлар һәм лаборатор техниклар эшли. Техник персонал — 70 кеше.
Йогышлы авырулар үзәге үпкәләргә ясалма вентиляция ясау буенча 27 аппарат белән тәэмин ителгән, шул исәптән югары ешлыклы, транспорт, балалар аппаратлары белән җиһазландырылган. Капнографияле 10 монитор, 2 күчмә рентген аппараты, 12-каналлы заманча 6 ЭКГ аппараты, кан тамырларын тикшерү өчен портатив УЗИ аппаратлары, стационар, компьютер томографы, эндоскопик системалар һәм пациентларга медицина ярдәме күрсәтү һәм уңайлы шартлар тудыру өчен башка җайланмалар урнаштырылган.
Медицина үзәгендә диагностика һәм дезинфекция бүлекләре, экспресс-лаборатория, даруханә, ультратавыш, функциональ диагностика, эндоскопия кабинетлары, диспетчерлык хезмәте, административ-хуҗалык бүлеге каралган. Үзәк составына медицина газлары белән тәэмин итү системасы, кислород җитештерү станциясе, юынтык суларны дезинфекцияләүнең локаль чистарту, автотранспортны дезинфекцияләү станцияләре, вертолет мәйданчыгы керде.
Йогышлы авырулар үзәгендә коронавирус пандемиясе тәмамланганнан соң медицина ярдәме «йогышлы авырулар», «терапия», «эчке авырулар», «лаборатория диагностикасы» профильләре буенча күрсәтеләчәк.
Билгеле булуынча, госпиталь төзелеше 2 атна элек, 26 мартта тәмамланган иде.
Бу вакыйга турында республика Башлыгы Радий Хәбиров социаль челтәрдәге битендә пост та урнаштырган.
“Сибай госпитале коронавирус белән беренче пациентларны кабул итте. Без алар өчен тиз арада савыгу өчен уңайлы шартлар тудырдык, ә Сибай табибларының тәҗрибәле коллективы аларга тизрәк аякка басарга ярдәм итәчәк. Ә аннары, бу мөмкин булганда, без госпитальне бөтен Урал аръягы халкын дәвалау өчен заманча үзәккә әйләндерәбез. Барыгызга да сәламәтлек!” — дигән ул.