+13 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Сәламәтлек саклау
13 апрель 2022, 14:30

Кайсы ботка чибәрлек өсти, кайсы канны чистарта?

Нәкъ сезгә нинди ботка ашарга кирәклеген беләсезме?  

Кайсы ботка чибәрлек өсти, кайсы канны чистарта?
Кайсы ботка чибәрлек өсти, кайсы канны чистарта?

Иң файдалы ботка вакланмаган һәм чистартылмаган ярмадан, майсыз сөттә, шикәрсез һәм майсыз, җиләк-җимеш кушып әзерләнә.

Солы боткасы матурлык бүләк итүче буларак билгеле. Анда аксым, үсемлек майлары, витаминнар, минераллар күп. Йөрәккә яхшы йогынты ясый, нерв системасын тынычландыра.

Карабодайның да файдасы искиткеч зур. Ул бавырны чистарта, кандагы шикәрне нормада тотарга, стресска бирешмәскә ярдәм итә.

Дөге ашкайнату системасында авыру булганнарга киңәш ителә. Ул организмнан артык сыекчаны чыгара, анемияне кисәтә, йокысызлыктан ярдәм итә.

Тары — аз калорияле. Матдәләр алмашынуын яхшырта, кан басымын җайга сала, арыганлык тойгысын бетерә.

Кукуруз боткасына аеруча язлы-көзле өстенлек бирергә кирәк. Ул иммунитетны ныгыта, ябыгырга ярдәм итә, аеруча тимер һәм кремнийга бай.

Манный диетадагы кешеләр өчен бик яхшы. Авырулардан соң, гәүдә авырлыган арттырырга кирәк булса, манныйга басым ясарга кирәк.

Гомумән, боткаларның төрлесен аралаштырып кулланыгыз, аларның бөтен файдасын шунда тоярсыз, дуслар!

Фото: ferret-pet.ru

Автор:Ләйсән Якупова
Читайте нас: