

Быел республикада талпан кадалуның 7 очрагы расланган да. Каза күрүчеләрнең берсе - бала. Үткән ел бу вакытта талпан кадалу очрагы теркәлмәгән. Быел беренче тапкыр әлеге проблема белән 25 мартта мөрәҗәгать иткәннәр. Үткән ел беренче мөрәҗәгать 8 апрельдә генә теркәлгән.
Башкортстанның Гигиена һәм эпидемиология үзәгендә әлегә инфекцияле талпаннар ачыкланмаган.
Халык телендә “тычкан чире” дип йөртелгән геморрагик бизгәкнең быел 38 очрагы теркәлгән. 100 мең кешегә 0,95 күрсәткече. Үткән ел бу вакытта 10 очрак теркәлгән булган. Ягъни, 100 мең кешегә 0,25.
Җитештерү шартларында, коллектив бакчаларда һәм савыктыру учреждениеләрендә инфекция йоктыру очраклары теркәлмәгән. Геморрагик бизгәк белән төркемләп авыру, үлем очраклары очраклары юк.
Геморрагик бизгәк белән авыру очраклары ел дәвамында теркәлә. Язгы-җәйге һәм җәйге-көзге вакытта аеруча күтәрелеш күзәтелә. Еш кына авыру очраклары бакча сезоны ачылу белән арта.
Сак һәм игътибарлы булыгыз! Саклану, гигиена таләпләрен үтәгез.
Фото: i-podmoskovie.ru