+22 °С
Яңгыр
VKOKTelegramMax
Сәламәтлек саклау
15 апрель 2022, 12:10

Ковид корбаннары саны 5 574кә җитте...

Башкортстанда коронавирус йоктыручылар 282 823кә җитте. Тәүлек эчендә янә 331 якташыбызда инфекция ачыкланды.

Ковид корбаннары саны 5 574кә җитте...Ковид корбаннары саны 5 574кә җитте...
Ковид корбаннары саны 5 574кә җитте...

Әле республика дәваханәләрендә 129 кеше коронавирустан дәвалана, алар арасында 78 пациент 60 яшьне үткән.
17 якташыбыз авыр хәлдә, икесе үпкәләргә ясалма вентиляция ясау аппаратына тоташтырылган.
1 929 кеше амбулатор дәвалана, алар арасында 1 259 пациент 60 яшьтән өлкән.
Бер тәүлектә 516 якташыбыз ковидны җиңгән.
Барлыгы савыгучылар саны – 275 191.
COVID-19 янә өч якташыбызның гомерен алып китте.
Ковид корбаннары саны 5 574кә җитте. Алырның 4 857се 60 яшьне узган булган.
Бер тәүлектә 16 кешегә пневмония диагнозы куелган. 68 кеше пневмониядән савыккан.
План буенча республикада Covid-19дан 2 484 667 кеше вакциналанырга тиеш (өлкәннәр саны - 3 105 836).
Республикага Covid-19дан 2 980 658 доза вакцина кайткан.
Беренче компонент белән 2 559 424 кеше вакциналанган (тиешлеләрнең 103 проценты).
2 428 855 кеше вакциналауны тулысынча төгәлләгән (тиешлеләрнең 97,8 проценты).
Бер тәүлектә 5 624 кеше прививка ясаткан (беренче компонент белән - 3 312, икенче компонент белән - 2 312).
Ревакциналанган гражданнар саны - 430 347.
Республикада 60 яшьтән өлкәннәр саны - 785 763.
Аларның 715 751е беренче компонент белән прививка ясаткан, ике компонентны да 670 368 кеше алган.
"Спутник М" вакцинасының 3 840 дозасы кайткан.
12-17 яшьлек балаларның 3 840ы беренче компонент белән прививка ясаткан, ике компонентны да 3 305е алган.

 

Автор:Ләйсән Якупова
Читайте нас