

Русия Хөкүмәте бу категория белгечләргә дәртләндерүче түләүләргә 2022 елга 155 миллион сум акча бүлгән. Чараларны оешмаларга бүлүне төбәкләрдәге мотлак медицина страховкасы фонды бүләчәк, медицина хезмәткәрләренә түләүләр ай саен башкарылачак. Башкортстанда бу максатларга 3213 300 сум каралган.
Бу дәртләндерүче түләүләр халыкта онкология авыруларын иртә диагностикалау һәм вакытында медицина ярдәме күрсәтү булсын өчен башкарыла.
Тикшерүләр белән расланган һәр ачыкланган онкология авыруы өчен түләүләр мондый тәртиптә башкарыла: табибка - 500 сум, пациентны табиб-онкологка юнәлткән медицина хезмәткәренә - 250 сум, шулай ук онкологияле авыруга вакытында диспансер күзәтү билгеләгән медикка - 250 сум.