+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Сәламәтлек саклау
15 апрель 2022, 05:35

Сибай госпитале беренче пациентларны кабул итте

“Зауралье” клиника-диагностика йогышлы авырулар үзәге эшли башлады.

Сибай госпитале беренче пациентларны кабул иттеСибай госпитале беренче пациентларны кабул итте
Сибай госпитале беренче пациентларны кабул итте

Үзәктә тәүлек әйләнәсенә эшләүче 40 бокс һәм 10 реанимацион бокс урнашачак. Шулай ук өстәмә 200 койка урнаштыру мөмкинлеге дә каралган. Ә гадәттән тыш хәлләр режимында госпиталь 100 процент кислородка тоташтырып, 230 пациентны кабул итә алачак.
Әле яңа медицина учреждениесе штатында табиб-белгечләр, шәфкать туташлары, санитаркалар, рентгенлаборантлар һәм лаборатор техниклар эшли. Техник персонал — 70 кеше.
Йогышлы авырулар үзәге үпкәләргә ясалма вентиляция ясау буенча 27 аппарат белән тәэмин ителгән, шул исәптән югары ешлыклы, транспорт, балалар аппаратлары белән җиһазландырылган. Капнографияле 10 монитор, 2 күчмә рентген аппараты, 12-каналлы заманча 6 ЭКГ аппараты, кан тамырларын тикшерү өчен портатив УЗИ аппаратлары, стационар, компьютер томографы, эндоскопик системалар һәм пациентларга медицина ярдәме күрсәтү һәм уңайлы шартлар тудыру өчен башка җайланмалар урнаштырылган.
Медицина үзәгендә диагностика һәм дезинфекция бүлекләре, экспресс-лаборатория, даруханә, ультратавыш, функциональ диагностика, эндоскопия кабинетлары, диспетчерлык хезмәте, административ-хуҗалык бүлеге каралган. Үзәк составына медицина газлары белән тәэмин итү системасы, кислород җитештерү станциясе, юынтык суларны дезинфекцияләүнең локаль чистарту, автотранспортны дезинфекцияләү станцияләре, вертолет мәйданчыгы керде.
Йогышлы авырулар үзәгендә коронавирус пандемиясе тәмамланганнан соң медицина ярдәме “йогышлы авырулар”, “терапия”, “эчке авырулар”, “лаборатория диагностикасы” профильләре буенча күрсәтеләчәк.
Билгеле булуынча, госпиталь төзелеше 2 атна элек, 26 мартта тәмамланган иде.
Бу вакыйга турында республика Башлыгы Радий Хәбиров социаль челтәрдәге битендә пост та урнаштырган.
“Сибай госпитале коронавирус белән беренче пациентларны кабул итте. Без алар өчен тиз арада савыгу өчен уңайлы шартлар тудырдык, ә Сибай табибларының тәҗрибәле коллективы аларга тизрәк аякка басарга ярдәм итәчәк. Ә аннары, бу мөмкин булганда, без госпитальне бөтен Урал аръягы халкын дәвалау өчен заманча үзәккә әйләндерәбез. Барыгызга да сәламәтлек!” — дигән ул.

***

Төбәк халкы сәламәт булсын!

“Сәламәт республика – сәламәт төбәк” акциясе инде өч ел рәттән ерак районнарда яшәүчеләргә әйдәп баручы белгечләрдән профильле консультацияләр алырга ярдәм итә.
Республика районнарына алты автопоезд маршрутлары буенча чыктылар, алар составында күчмә Сәламәтлек үзәкләре һәм ФАПлар, флюорографлар һәм маммографлар булды. Моннан тыш, бригадалар составына республика учреждениеләре белгечләре, күчмә диагностика комплекслары да кертелгән иде.
– Республиканың авыл халкына медицина ярдәме алу мөмкинлеген арттыру өчен 2021 елның апреленнән октябренә кадәр “Сәламәт республика – сәламәт төбәк” акциясе үткәрелде, ул быел да дәвам итәчәк, – дип билгеләде Башкортстанның сәламәтлек саклау министры вазыйфаларын башкаручы Динара Еникеева. – Узган ел акция барышында республиканың иң ерак районнарыннан 35 меңнән артык кеше тикшерелде.
Агымдагы елда барлык профилактик юнәлешләр – профилактик медицина тикше­рүләре, диспансер күзәтү, республиканың әйдәүче медицина белгечләре тарафыннан диспансерлау дәвам ителәчәк. Быел “Сәла­мәтлек поездлары” 18 апрельдә старт алачак.

Ковид кичергәннән соң диспансерлауны ничек үтәргә?

Башкортстанның барлык амбулатор-поликлиника медицина оешмалары планлы эш режимына күчте һәм әле поликлиникаларның төп юнәлеше — профилактик медицина тикшерүләрен уздыру. Диспансерлау үткәрү өчен барлык шартлар да тудырылган, диспансерлауның беренче этабын узу өчен көн бүленгән, һәр чәршәмбе ике-өч сәгать вакыт эчендә тиешле тикшеренүләрне узып була. Шулай ук шимбә көнне республиканың эшләүче халкы диспансерлауга килергә мөмкин.
Диспансерлау 18-39 яшьлек гражданнар өчен өч елга бер тапкыр, 40 яшьне узганнар өчен ел саен үткәрелә. Әгәр 18-39 яшьлек кеше тиешле елда диспансерлау үтә алмаса, ул профилактик медицина тикшерүе узарга мөмкин.
Диспансерлауга, медицина тикшерүе үтәргә 122 телефон аша яисә үз поликлиникагызга мөрәҗәгать итеп язылырга мөмкин.
COVID-19ны кичергәннәрнең сәламәтлеген саклау — дәүләт бурычларының берсе. 2021 елның 1 июленнән Русия территориясендә тирәнтен диспансерлау башланды, аның кысаларында ихтимал булган өзлегүләрне вакытында ачыклау өчен тикшеренүләр узарга мөмкин.
Коронавирус кичергән барлык пациентлар электрон базага кертелгән. Алар тирәнтен диспансерлау өчен яшәгән урыны буенча поликлиникага чакырылырга тиеш. Мондый диспансерлау өстәмә диагностик тикшеренүләрне үз эченә ала. Тикшеренүләрдән соң табиб пациентның сәламәтлек төркемен билгели һәм, кирәк булганда, диспансер күзәтүгә яисә реабилитациягә юллый.

Инфекция чигенерме, әллә яңа дулкыннар көтәргәме?

Русиянең Сәламәтлек саклау министры Михаил Мурашко билгеләгәнчә, безнең илдә коронавирусның яңа дулкыны май ахырында, июнь башында булырга мөмкин. Күп илләрдә авыручылар санының артуы күзәтелә. Бездә дә яңа дулкын белән көрәшкә әзерлек бара.
Ә менә Санкт-Петербург дәүләт университетының аналитика үзәге җитәкчесе Виктор Захаров әйтүенчә, Русиядә майда тәүлегенә ковид йоктыручылар саны ике тапкыр кимиячәк. Актив авыручылар саны да кыскарачак, дип саный белгеч.
Русиянең Иминлек советы рәисе урынбасары Дмитрий Медведев илдә ковид белән бәйле хәлне “тыныч, ләкин стериль түгел” дип бәяли. Ул билгеләвенчә, яңа дулкыннарга әзер булырга кирәк, чөнки вирус юкка чыкмады.
“Роспотребнадзор”да чикләүләрнең нигезсез рәвештә иртә бетерелүе инфекциянең яңа күтәрелешенә китерергә мөмкин дип кисәтәләр. Әле ил буенча 46 төбәктә күрсәткечләр югары.

 

Автор:Ләйсән Якупова
Читайте нас