

"18 апрельдә республикада чираттагы, дүртенче тапкыр безнең сәламәтлек поездлары китәчәк. "Сәламәт республика - сәламәт төбәк" акциясен без 2019 елда башлап җибәрдек, бу хәтта иң ерак торак пунктларда яшәүчеләр дә республика клиникалары табибларыннан дәвалану ала алсын өчен эшләнә. Акция бик кирәкле булып чыкты, һәм шуннан бирле аның белән кызыксыну елдан-ел арта гына бара.
Элекке кебек үк, безнең автопоездлар составында күчмә Сәламәтлек үзәкләре, флюорографлар, маммографлар, ФАПлар һәм Республика Куватов исемендәге клиник хастаханәсе һәм Республика кардиология үзәге бар.
Безнең Сәламәтлек саклау министрлыгы алты маршрут эшләде - Уфа, Дуван, Нефтекама, Октябрьский, Стәрлетамак һәм Белорет. Алар Башкортстандагы бик күп авылларны колачларга мөмкинлек бирә", - дип язган бүген социаль челтәрләрдә республика Башлыгы Радий Хәбиров.