

Әле республика дәваханәләрендә 130 кеше коронавирустан дәвалана, алар арасында 79 пациент 60 яшьне үткән.
18 якташыбыз авыр хәлдә, икесе үпкәләргә ясалма вентиляция ясау аппаратына тоташтырылган.
1 188 кеше амбулатор дәвалана, алар арасында 489 пациент 60 яшьтән өлкән.
Бер тәүлектә 611 кеше ковидны җиңгән.
Барлыгы савыгучылар саны – 277 061.
COVID-19 тагын 6 якташыбызның гомерен алып китте.
Корбаннар саны 5 584кә җитте. Аларның 4 860ы 60 яшьне узган булган.
17 кешегә пневмония диагнозы куелган. 61 кеше пневмониядән савыккан.
План буенча республикада Covid-19дан 2 484 667 кеше вакциналанырга тиеш (өлкәннәр саны - 3 105 836).
Башкортстанга Covid-19дан 2 983 758 доза вакцина кайткан.
Беренче компонент белән 2 566 911 кеше вакциналанган (тиешлеләрнең 103,3 проценты).
2 433 858 кеше вакциналауны тулысынча төгәлләгән (тиешлеләрнең 98 проценты).
Бер тәүлектә 5 480 кеше прививка ясаткан.
Ревакциналанган гражданнар саны - 434 933.
Республикада 60 яшьтән өлкәннәр саны - 785 763.
Аларның 719 426сы беренче компонент белән вакциналанган, ике компонентны да 673 083е алган.
"Спутник М" вакцнасының 6 940 дозасы кайткан.
12-17 яшьлек балаларның 3 840ы беренче компонент белән прививка ясаткан, ике компонентны да 3 305е алган.
Фото: saransk.bezformata.com