+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Сәламәтлек саклау
19 апрель 2022, 09:50

“Сәламәтлек поездлары” юлга чыкты

“Башкортстанда янә "Сәламәтлек поездлары" эшли башлады. Бу акция безнең республиканыкы, "Сәламәт республика – сәламәт төбәк"дип атала”, — дип язылган Республика белән идарә итү үзәге урнаштырган постта.  

“Сәламәтлек поездлары” юлга чыкты“Сәламәтлек поездлары” юлга чыкты
“Сәламәтлек поездлары” юлга чыкты

“Башкортстанның ерактагы районнарында яшәүчеләр заманча җиһазлар белән бушлай тикшеренә алачак. Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров үзенең социаль челтәрләрендә менә дигән яңалык бастырган.
Ярдәмнең кайда һәм ничек оештырылуы турында Башкортстанның Республика белән идарә итү үзәгеннән "Сәләм" программасына кушылуында безнең команда хезмәткәре Алисә Шәмсетдиновага һәм барлык тамашачыларга Башкортстан Сәламәтлек саклау министрлыгының амбулатор ярдәм күрсәтүне оештыру бүлеге җитәкчесе Альбина Танцыкужина сөйләде.
Автопоездлар составында пациентлар флюорограф һәм маммографта тикшерү уза алачак. Диспансерлауның аерым төрләре — Республика клиник дәваханәсенең Республика кардиология үзәгенең диагностика үзәкләре филиалларында. Алар да Башкортстан буенча "Сәламәтлек поезды"составында кураторлык итә.
Республика Сәламәтлек саклау министрлыгы алты маршрут оештыра — Уфа, Дуван, Нефтекама, Октябрьский, Стәрлетамак һәм Белорет маршрутлары”.

Тулырак видеодан карагыз.

Фото: iglvesti.com

 

Автор:Ләйсән Якупова
Читайте нас