

Әле республика дәваханәләрендә 137 кеше коронавирустан дәвалана, алар арасында 71 пациент 60 яшьне үткән.
19 якташыбыз авыр хәлдә, дүртесе үпкәләргә ясалма вентиляция ясау аппаратына тоташтырылган.
840 кеше амбулатор дәвалана, алар арасында 337 пациент 60 яшьтән өлкән.
Бер тәүлектә 550 якташыбыз ковидны җиңгән.
Барлыгы савыгучылар саны – 277 611.
COVID-19 янә ике якташыбызның гомерен алып китте.
Корбаннар саны 5 586га җитте. Аларның 4 860ы 60 яшьне узган булган.
План буенча республикада Covid-19дан 2 484 667 кеше вакциналанырга тиеш (өлкәннәр саны - 3 105 836). 1нче компонент белән 2 569 748 кеше вакциналанган (тиешлеләрнең 103,4 проценты). 2 436 059 кеше вакциналануны тулысынча төгәлләгән (тиешлеләрнең 98 проценты).
Бер тәүлектә 5 038 кеше прививка ясаткан.
Ревакциналанган гражданнар саны - 436 347.
12-17 яшьлек балаларның 3 840ы 1нче компонент белән вакциналанган, ике компонентны да 3 305 кеше алган.
Фото: stolica-s.su