

Әле республика дәваханәләрендә 137 кеше коронавирустан дәвалана, алар арасында 83 пациент 60 яшьне үткән.
28 якташыбыз авыр хәлдә, икесе үпкәләргә ясалма вентиляция ясау аппаратына тоташтырылган.
749 кеше амбулатор дәвалана, алар арасында 272 пациент 60 яшьтән өлкән.
Бер тәүлектә 211 якташыбыз ковидны җиңгән.
Барлыгы савыгучылар саны – 278 069.
COVID-19 янә 6 якташыбызның гомерен өзде.
Корбаннар саны 5 597гә җитте. Аларның 4 858е 60 яшьне узган булган.
17 кешегә пневмония диагнозы кукелган. 61 кеше пневмониядән савыккан.
План буенча республикада Covid-19дан 2 484 667 кеше вакциналанырга тиеш (өлкәннәр саны- 3 105 836).
Башкортстанга Covid-19дан 2 983 758 доза вакцина кайткан.
1 компонент белән 2 575 714 кеше вакциналанган (тиешлеләрнең 103,6 проценты).
2 440 650 кеше вакциналауны тулысынча төгәлләгән (тиешлеләрнең 98,2 проценты).
Бер тәүлектә 5 514 кеше прививка ясаткан.
Ревакциналанган гражданнар саны - 440 402.
Респубикада 60 яшьтән өлкәннәр саны - 785 763.
Аларның 723 497се 1 компонент белән привика ясаткан, ике компонентны да 676 515е алган.
"Спутник М" вакцинасының 6 940 дозасы кайткан.
12-17 яшьлек балаларның 4 238е 1 компонентны алган, ике компонент белән дә 3 305 бала вакциналанган.
Фото: sechenov.ru