+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Сәламәтлек саклау
22 апрель 2022, 09:00

Мәрхәмәтлелек – табиб һөнәренең нигезе ул

Иглин үзәк район дәваханәсе җитәкчесе шушы хакыйкатькә таянып эшли.  

Мәрхәмәтлелек – табиб һөнәренең нигезе улМәрхәмәтлелек – табиб һөнәренең нигезе ул
Мәрхәмәтлелек – табиб һөнәренең нигезе ул

Соңгы елларда без табиб һөнәрен сайлаучылар хезмәтенең никадәр әһәмиятле, кирәкле һәм соклангыч булуына аеруча игътибар иттек. Барлык дөньяны хафага салып, кешелек күңеленә шом йөгерткән пандемия вакытында алар үзләре моны матур эшләре, батырлыклары белән исбат итте.

Иглин үзәк район дәваханәсенең баш табибы Радмир Сәүбәнов яңа вазыйфада әле өченче ай гына эшли. 30 яшьлек сәләтле белгеч хезмәт казанышларына ирешергә өлгергән, “кызыл зона”ның да үзәгендә кайнаган.
Булачак баш табиб 2014 елда БДМУны тәмамлаганнан соң “Травматология һәм ортопедия” белгечлеге буенча интернатурада белем алган. Хезмәт юлын Уфаның 10нчы шәһәр клиник дәваханәсендә травмотолог-ортопед булып башлаган. Соңыннан Уфаның 4нче балалар поликлиникасында балалар травмпункты мөдире булган. 2018 елда янә 10нчы дәваханәгә кайта, баш табибның гражданлык оборонасы буенча урынбасары итеп тәгаенләнә. 2020 елда вакытлыча баш табиб вазыйфасын башкара, дәваханә базасындагы 300 койкалык ковид-госпитальне җитәкли.
– Реанимациядә аеруча авыр очракларны күрергә туры килде. Алар прививка ясатмаган гражданнар иде. Ә вакциналанганнар, гадәттә, уртача һәм җиңел формада авырды, – ди Радмир Әмир улы, “кызыл зона” хакында фикерләре белән уртаклашып.
Күптән түгел баш табиб вазыйфасына билгеләнгән яшь белгечнең Иглин районында медицина хәле турындагы фикере белән кызыксынабыз.
– Минемчә, биредә медицина торышы тиешле таләпләргә туры килә. Районда 41 фельдшер-акушерлык пункты бар, анда фельдшерлар беренчел ярдәм күрсәтә. Әлбәттә, ремонт таләп итүче ФАПлар да бар, аларны план буенча яңартачакбыз. Үзәк район дәваханәсендә, балалар, өлкәннәр поликлиникаларында медицина ярдәме тулы күләмдә күрсәтелә. Пандемия вакытында да план буенча медицина ярдәме күрсәтелү тукталып тормаган, – ди Радмир Сәүбәнов.
Баш табиб әйтүенчә, Иглин районында медицина кадрлары белән тәэмин ителеш 92 процент тәшкил итә. Аны тиешле күрсәткечкә җиткерү өчен БДМУ һәм район хакимияте белән берлектә максатлы юнәлешләр буенча районга белгечләрне җәлеп итүне дәвам итмәкчеләр. Дәвалау учреждениесе хезмәткәрләре “Авыл докторы” һәм “Авыл фельдшеры” федераль программаларында да даими катнашып тора. Үткән елда гына да 4 табиб, 2 фельдшер-акушерлык пункты мөдире, 5 ашыгыч ярдәм фельдшеры бу программаларда катнашкан.
Районда план буенча, гомумдәүләт проекты кысаларында медицина җиһазларының яңа, заманчага алыштырылып баруын да билгели баш табиб. Үткән елда яңа флюорограф сафка кертелгән булса, быел санлы рентген аппаратын эшкә кушарга ниятлиләр. Автопарк та яңартылып тора. Әле күптән түгел генә табиблар бригадаларына чакыруларга чыгу өчен “Ларгус” автомобиле алганнар.
Быел Иглин үзәк район дәваханәсенең ашыгыч медицина хезмәте Уфа ашыгыч ярдәм станциясе белән берләштереләчәк. Мондый берләшү ашыгыч чакыруларга медицина бригадасы килеп җитүнең вакыт параметрларын үтәргә мөмкинлек бирәчәк. Бу бердәм диспетчерлык үзәгенең оператив эше нәтиҗәсендә мөмкин булачак.
Әлбәттә, коронавирус белән бәйле хәл турында да сорамый мөмкин түгел. Радмир Сәүбәнов, бу сорауга җавап биреп, Иглин районында да, илдәге һәм төбәктәге кебек үк, инфекциянең бераз чигенүен билгели. Шулай да ул коронавирусның бөтенләй бетәчәген фаразламый. “Безгә бу инфекция белән яшәргә өйрәнергә туры киләчәк, – ди ул. – Саклану чаралары, битлекләр, гигиена таләпләре турында онытмау мотлак”. Әле районда ковидтан амбулатор дәваланучы пациентлар бар, госпитальгә озатылучылар юк. Соңгы ковид-дулкында беренчел звенога йөкләнеш аеруча зур булган. Бу уңайдан ярдәмгә килгән БДМУ студентларына һәм ординаторларына рәхмәтлеләр биредә.
Әйтергә кирәк, коронавируска каршы көрәшергә өйрәнгәннәр, яңа дулкын килүгә дә әзерләр районда. Дарулар запасы тупланган. Эпидемик хәл яңадан кискенләшкән очракта йогышлы авырулар өчен 150 койка җәелдерү мөмкинлеге бар.
Шуны да билгелисе килә: районда үз вазыйфасын башкаруга җиң сызганып тотынган яшь баш табиб хәйрия эше белән дә актив шөгыльләнә. Ул “Мәрхәмәт” фонды канаты астындагы мөмкинлекләре чикле балаларга ярдәм итә, фонд оештырган барлык чараларда катнаша. Ә табиб һөнәренең нигезендә мәрхәмәтлелек ятуын искә алсак, биредә бу юнәлештә эшләрнең өметле булачагына ышаныч зур.

 

Автор:Ләйсән Якупова
Читайте нас