+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Сәламәтлек саклау
22 апрель 2022, 12:20

“Сәламәтлек поездлары” ниләр ачыклаган?

“Сәламәт республика — сәламәт төбәк” акциясендә күчмә Сәламәтлек үзәкләре, флюорографлар, маммографлар, ФАПлар һәм Республика клиник дәваханәсенең һәм Республика кардиология үзгенең диагностика үзәкләре катнаша.

“Сәламәтлек поездлары” ниләр ачыклаган?“Сәламәтлек поездлары” ниләр ачыклаган?
“Сәламәтлек поездлары” ниләр ачыклаган?

Белгечләр бригадаларына терапевт, хирург, акушер-гинеколог, онколог, кардиолог, офтальмолог, уролог, невролог, стоматолог, эндокринолог һәм башка табиблар кергән.

Акция кысаларында республиканың барлык районнары колачланачак, авыл кешеләре белгечләрдән консультация, беренчел медицина ярдәме алачак.

Бүгенгә акция барышында 2 296 кеше тикшерелгән, 1 410 тикшеренү үткәрелгән, шул исәптән 916 флюорография, 494 маммография.
200 гражданда — глюкозаның, 169 кешедә холестеринның югары булуы, 263 пациентта югары артериаль кан басымы, 167 тикшерелүчедә артык авырлык, 144 кешенең тәмәке тартуы ачыкланган.

205 социаль әһәмиятле авыру ачыкланган, шул исәптән 116 кешедә йөрәк-кан тамырлары авырулары, дүрт кешедә яман шешкә, 52 кешедә шикәр чиренә шик туган, бер кешедә туберкулез расланган. Бу кешеләр өстәмә тикшеренүләргә җибәрелгән һәм контрольгә алынган.

Акция кысаларында 399 кеше яңа коронавирус инфекциясеннән вакциналану үткән, аларның 280е — өлкән яшьтәге кеше, 119ы - бала. 119 кеше ревакциналанган.

Бригадалар алты маршрут буенча эшен дәвам итә.

 

Автор:Ләйсән Якупова
Читайте нас