+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Сәламәтлек саклау
23 апрель 2022, 09:10

“Сәламәтлек поезды” юлга чыга

Башкортстан районнарында яшәүчеләр барлык табибларда да бушлай тикшеренү уза алачак

18 апрельдә Башкортстанда “Сәламәт республика – сәламәт төбәк” акциясе старт алды. Иң яхшы табиблар һәм заманча техника — флюорографлар һәм маммографлар, күчмә ФАПлар һәм диагностика үзәкләре тупланган автопоездлар бөтен республика буйлап юлга чыкты.

Авыл клиникаларында гына түгел, еш кына район дәваханәләрендә дә җитешмәгән табиблар һәм җиһазлар белән. Теләгән һәркем коронавирустан бушлай прививка ясата, заманча медицина җиһазларында тикшерелә — флюорография, кардиограмма, маммография тикшеренүе үтә ала. Шулай ук хирург, невролог, офтальмолог (шул исәптән балаларныкы), стоматолог, акушер-гинеколог, онколог, кардиолог, уролог, эндокринолог, педиатр һәм башка белгечләрдән консультация һәм медицина ярдәме алырга мөмкин. Төрле маршрутлар буенча табиблар исемлеге аерыла.

Беренче чиратта, бу ерак авылларда яшәүчеләр, шулай ук район дәваханәсенә үзаллы бара алмаучы инвалидлар һәм пенсионерлар өчен мөһим. Беркайда да язылырга, яки теркәлергә кирәкми — барлык табиблар да “тере чират” буенча кабул итә. “Сәламәтлек поезды” тукталган авылда теркәлгән булу мотлак түгел — медицина комиссиясен теләгән һәркем, шул исәптән башка торак пунктлардан килүчеләр дә үтә ала. Моның өчен үзең белән паспорт һәм ОМС полисы булу да җитә.

Уфа, Дуван, Нефтекама, Октябрьский, Стәрлетамак һәм Белорет юнәлешләрендә барлыгы алты маршрут булдырылган, әмма алар шул тарафлардагы барлык районнарны да колачлаячак. Автопоезд көзгә кадәр хәрәкәт итәчәк. Графикта үзгәрешләр булырга мөмкин, шуңа күрә аның нәкъ менә сезнең торак пунктка килү вакытын урындагы хакимияттә аныклагыз.

ӘЙТКӘНДӘЙ

Чир авыру билгеләре беленгәнче үк ачыклана Узган елда “Сәламәтлек поезды” табиблары 75 меңнән артык кешене кабул иткән. Алар 45 мең тикшеренү, 28 мең флюорография һәм 17 мең маммография үткәргән. Хәер, эш санда түгел, ә нәтиҗәдә. Тикшеренү вакытында 3500 кешедә глюкозаның югары дәрәҗәсе, 4700ендә — “начар” холестерин, 7400ендә югары кан басымы ачыкланган. 375 кешедә — яман шеш авырулары, 390ында — шикәр чире, 1790ында — гипертония, берсендә миокард инфаркты булуга шик табылган. Алга таба дәвалау өчен 2596 пациент өстәмә тикшеренүгә җибәрелгән. Һәм бу бик яхшы. Кешенең авыруы түгел, әлбәттә, ә чирнең үзе турында ныклап белдергәнче үк табылуы, димәк, аны дәвалау да күпкә җиңелрәк булачак. — Бу — кешене җитди авырулардан саклап калырга, ә кайбер очракларда аның гомерен коткарырга сәләтле иң иртә диагностикалау дип атала да инде, — дип язды үз блогында республика Башлыгы Радий Хәбиров.

ШӘХСИ ТӘҖРИБӘ

Карина Панкова, республика стоматология поликлиникасының югары категорияле табиб-стоматологы:

— Былтыр без чиратлап “стоматология” автобусында шәһәр һәм районнарга чыктык. Мин биш көн дәвамында Куергазы районының Зәк-Ишмәт авылында халыкны кабул иттем, ә ирем, ул — стоматолог-хирург, ун көн буе Зилаерда, Баймакта һәм Сибайда стоматология ярдәме күрсәтте. Авылда күптән түгел бик матур функциональ фельдшерлык пункты төзегәннәр, анда бик актив фельдшер эшли, ул барысына да шалтыратты, барысын да кисәтте. Якын-тирә торак пунктлардан бик күп кеше килде. Аңлау өчен шуны гына әйтәм: аларга иң якындагы стоматология поликлиникасы Күмертауда, ягъни 50 километр ераклыкта урнашкан. Безнең автобусыбыз бик яхшы, ул заманча техника белән комплектланган — кыйммәтле шәхси клиникалардагы кебек диярлек. Тешләрне авырттырмыйча дәваларга да, соң булса, алдырырга да мөмкин. Һәм барысы да бушлай. Без көннәр буе эшләдек. Шул исәптән, “Сәламәтлек поезды” составында башка автобусларда килгән коллегаларым да, башка белгечлек табиблары да. Минем беркайчан да кешеләрдән шулкадәр рәхмәт сүзләре ишеткәнем булмады. Без киткәндә бөтен авыл озатырга чыкты, бик дулкынландыргыч булды. Бу — бик кирәкле акция, аның ярдәмендә меңләгән кеше сыйфатлы медицина ярдәме алды.

МӨҺИМ СОРАУ

“Сәламәтлек поезды” безнең районга кайчан киләчәк? Сезнең районыгызга поездның кайчан киләчәген белү өчен https://disk.yandex.ru/d/_BW7hs77Hcd5Vw сылтамасы буенча кереп, документларда үз районыгызны табарга кирәк. Графикта үзгәрешләр булырга мөмкин.

“Сәламәтлек поезды” юлга чыга
“Сәламәтлек поезды” юлга чыга
Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас