

Әле республика дәваханәләрендә 151 кеше коронавирустан дәвалана, алар арасында 91 пациент 60 яшьне үткән.
26 якташыбызның хәле авыр, икесе үпкәләргә ясалма вентиляция ясау аппаратына тоташтырылган.
725 кеше амбулатор дәвалана, алар арасында 268 пациент 60 яшьне үткән.
Бер тәүлектә 140 якташыбыз ковидны җиңгән.
Барлыгы савыгучылар саны – 278 559.
Тәүлек эчендә COVID-19 янә бер якташыбызның гомерен өзде.
Башкортстанда ковид корбаннары саны 5 600гә җитте. Аларның 4 859ы 60 узган булган.
12 кешегә пневмония диагнозы куелган. 39 кеше пневмониядән савыккан.
Фото: 9111.ru