

Бу пост муниципалитетның социаль челтәрләрдәге рәсми битендә бүген, 25 апрельдә, барлыкка килде. Анда 2022 елның 19 июненнән, Башкортстан Сәламәтлек саклау министрлыгының 15 апрельдәге боерыгы нигезендә, Баймак үзәк шәһәр дәваханәсенең йогышлы авырулар бүлеге эше туктатылачак диелә.
- Йогышлы авырулы пациентларны Сибай шәһәренең "Урал аръягы" клиник-диагностик инфекция үзәгенә җибәрәчәкләр. Ул заманча медицина техникасы белән җиһазландырылган, анда лаборатория, даруханә, ультратавыш һәм функциональ диагностика кабинетлары, шулай ук эндоскопик кабинет һәм диспетчерлык бар. Госпиталь компьютер томографы һәм УЗИ аппараты белән җиһазландырылган. Үзәктә яңа коронавирус инфекцияле пациентларны дәвалау да каралган, монда пациентлар югары технологияле медицина ярдәме алалачак. Дәваханәгә мохтаҗ пациентларны ашыгыч ярдәм бригадалары китерәчәк, - диелә хәбәрдә.
Баймак районы хакимиятендә йогышлы авырулар бүлеге медикларының эштән китүе турындагы мәгълүматны кире кактылар, аны нигезсез имеш-мимешләр дип атадылар. Барлык сораулар буенча Баймак үзәк дәваханәсе баш табибы вазыйфасын башкаручы Илдар Хәсәновка 8 (34751) 3-21-61 телефоны буенча мөрәҗәгать итәргә мөмкин.
Фото: bv02.info