+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Сәламәтлек саклау
25 апрель 2022, 06:10

Сак булыгыз! Симезлек... йогарга мөмкин!

Диетологлар кисәтүенә игътибар итегез.  

Сак булыгыз! Симезлек... йогарга мөмкин!Сак булыгыз! Симезлек... йогарга мөмкин!
Сак булыгыз! Симезлек... йогарга мөмкин!

Диетололглар кисәтүенә игътибар итегез.

Белгечләр билгеләвенчә, тирә-ягында артык авырлыктан интегүчеләр күп булган кешенең үзенең дә артык килограммнары барлыкка килү хәвефе югары икән.
“Симерүнең сәбәбе — биопсихосоциаль. Биология һәм психология аңлашыла, ә социум — тирә-ягыңдагыларның йогынтысы, аеруча гаиләнең. Әгәр гаиләдә барысы да юан гәүдәле һәм ашау культы бар икән, баланың да артык авырлыгы булу ихтималы зур”, — психолог, диетолог Антон Поляков.
Табиб билгеләвенчә, башка социаль төркменәрдә дә бу принцип күзәтелә. “Минем “ак карга” буласым килми, барысы да сыра белән чипсы куллана, мин дә шулай итәм”, — кебегрәк уйлар килә күпләргә. Тәмәке тарту белән дә шулай ук. Әгәр кешенең үзенә бәясе түбән һәм ул башкалар сүзенә артык игътибар итә икән, аның шәхси чикләренә йогынты ясау җиңел, шул исәптән туклану тәртибенә дә, дип билгели психолог.
Менә шулай, дуслар, сак булыгыз, башкалар йогынтысына бирелмәгез. Ә юанрак дусларыгыз бар икән, үзегез аңа ябыклык йоктырыгыз!

Фото: fb.ru

 

Автор:Ләйсән Якупова
Читайте нас