+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Сәламәтлек саклау
26 апрель 2022, 11:20

Безнең табиблар ярты гәүдәне биләгән яман шешне җиңде!

Башкортстан табиблары Беренче каналда тапшыру геройлары булды — гаять зур шешне юк итеп, 24 яшьлек кызга гомер бүләк итте.

Безнең табиблар ярты гәүдәне биләгән яман шешне җиңде!Безнең табиблар ярты гәүдәне биләгән яман шешне җиңде!
Безнең табиблар ярты гәүдәне биләгән яман шешне җиңде!

Туймазы районыннан яшь кызга куркыныч диагноз куелган була. Аның яман шешен эчке органы белән бергә алып ташлыйлар. Тик ике елдан соң шеш тагын үсә, көчәя һәм бөтен корсакны диярлек биләп ала башлый, ул умыртка баганасына кереп үсә һәм кан тамырлары белән аортаны чолгап ала. Котылуга өмет өзелә, кызга авыртуны баса торган дарулар билгелиләр, ул һәр ике сәгать саен укол ала...

Ләкин Республика клиник дәваханәсе табиблары, онкология бүлеге базасында катлаулы, күп этаплы операция үткәреп, мәсьәләне хәл итүгә ирешә. Операция өч этапта үткәрелә. Беренче булып рентген-хирурглар кан югалтуны киметү өчен яман шешне кан белән тәэмин иткән 7 эре кан тамырын эмболизацияли. Бу команда 40-50 минут тирәсе эшли.

Аннары Антон Сафонов һәм Никита Кузнецов җитәкчелегендәге онкологлар, бер кан тамырына да зыян китермичә, гигант шешне ала. Әлеге команда 6-7 сәгать тирәсе эшли. Бу икенче этап була.

Өченче этапта республика дәваханәсенең нейрохирургия бүлеге мөдире Алексей Антонов җитәкчелегендәге бригада арка үзәгенең шеш кереп үскән өч урынын алып ташлый, ә алар урынына титан протез куела.

Бердәм команданың соклангыч эше нәтиҗәсендә 24 яшьлек кызга яшәргә, йөрергә һәм хәрәкәт итәргә мөмкинлек туды. Әле ул үзен канәгатьләнерлек хис итә һәм химия терапиясе үтә, аннан соң тикшеренү узачак. Ул табибларга гомерен саклап калганнары өчен зур рәхмәт белдерә.

Башкортстан табиблары башкарган эш - искиткеч җаваплылык, һөнәри осталык үрнәге, ул республикада медицинаның дәрәҗәсе һәм лаеклы урыны турында сөйли.

 

Автор:Ләйсән Якупова
Читайте нас