+22 °С
Яңгыр
VKOKTelegramMax
Сәламәтлек саклау
26 апрель 2022, 15:15

"Сәламәтлек поезды" май бәйрәмнәреннән соң янә юлга чыгачак

Республика Башлыгы Радий Хәбиров социаль челтәрләрдә пост урнаштырган.

"Сәламәтлек поезды" май бәйрәмнәреннән соң янә юлга чыгачак"Сәламәтлек поезды" май бәйрәмнәреннән соң янә юлга чыгачак
"Сәламәтлек поезды" май бәйрәмнәреннән соң янә юлга чыгачак

"Дүртенче җәй инде Башкортстан буенча йөрүче "Сәламәтлек поезды" тотрыклы нәтиҗәләр бирә.

Коронавирусның актив фазасы вакытында без поездларны туктаттык. Хәзер хәл бераз җиңелрәк, һәм янә план нигезендә кешеләрнең сәламәтлеген кайгырта башладык.

18 апрельдән, ел саен үткәрелә торган «Сәламәт республика – сәламәт төбәк» акциясенең яңа сезоны башлангач, күчмә табиб бригадалары белгечләре йөрәк-кан тамырлары авыруларының 192 очрагын ачыклаган. 11 кешедә - онкологиягә, 80ендә шикәр чиренә шик табылган, берсенә "туберкулез" диагнозы куелган. Бу - иң җитди очраклар. Ә тагын артериаль кан басымы, холестерин, глюкоза дәрәҗәсе, артык авырлык күзәтелә, алар киләчәктә сәламәтлек белән зур проблемаларга китерергә мөмкин.

Бер яктан, нәтиҗәләр күңелсез, аларның һәркайсы артында – кеше язмышы. Икенче яктан, без Башкортстанның ерактагы торак пунктларында яшәүчеләрнең тикшеренү һәм, әгәр кирәк булса, алга таба дәвалану мөмкинлеге булсын өчен акциябезне башлап җибәрдек тә инде.

Бу сезонда "Сәламәтлек поезды"ның табиблары инде 3804 кешене карап чыкты, 2282 тикшеренү үткәрде. Май бәйрәмнәренә бераз тәнәфес ясыйбыз, ә аннары мобиль бригадаларны яңадан эшләтеп җибәрәчәкбез".

Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас