+20 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Сәламәтлек саклау
27 апрель 2022, 11:50

Тәүлек эчендә COVID-19 җиде якташыбызның гомерен алып китте...

Башкортстанда коронавирус йоктыручылар 285 323кә җитте. Тәүлек эчендә тагын 145 кешедә инфекция ачыкланды.  

Тәүлек эчендә COVID-19 җиде якташыбызның гомерен алып китте...Тәүлек эчендә COVID-19 җиде якташыбызның гомерен алып китте...
Тәүлек эчендә COVID-19 җиде якташыбызның гомерен алып китте...

Әле республика дәваханәләрендә 148 кеше коронавирустан дәвалана, алар арасында 92 пациент 60 яшьне үткән.
23 якташыбыз авыр хәлдә, икесе үпкәләргә ясалма вентиляция ясау аппаратына тоташтырылган.
731 кеше амбулатор дәвалана, алар арасында 226 пациент 60 яшьтән өлкән.
Бер тәүлектә 154 кеше ковидны җиңгән.
Барлыгы савыгучылар саны – 278 835.
Тәүлек эчендә COVID-19 җиде якташыбызның гомерен алып китте.
Корбаннар саны 5 609га җитте. Аларның 4 864е 60 яшьне узган булган.
15 кешегә пневмония диагнозы куелган. 70 кеше пневмониядән савыккан.

Фото: games.mail.ru

 

Автор:Ләйсән Якупова
Читайте нас