

“Бүген дәваханәләргә 22 яңа автомобиль тапшырдык. Аларның икесе Уфада калачак, калганнары Башкортстан буенча китәчәк. Аларны федераль һәм республика бюджетларыннан сатып алдык.
Бу — безнең илдә җыелган автомобильләр, "Lada Largus" базасында — заманча, уңайлы, бу бик мөһим. Аларда кондиционерлар, шумый торган идән катламы, өстәмә яктырту бар.
Кызганычка каршы, кайвакыт районнарда инвалидлар дәваханәгә барып җитә алмый, шуңа күрә мондый машиналарга ихтыяҗ зур – якынча 250 берәмлек. Аны 2024-25 елга кадәр ябарга тырышырбыз. Без сәламәтлек саклау тармагына ярдәм күрсәтүне дәвам итәчәкбез, бу өстенлекле бурычларның берсе. Кешеләрнең сәламәтлеге безнең өчен беренче чиратта”.