

Уфада Башкортстан Республикасы Сәламәтлек саклау министры урынбасары Ирина Кононованың йортында тентү булган.
Ул кеше гомерен саклап калуда мөһим дарулар сатып алганда хокук бозулар факты буенча җинаять эшенә бәйле. Кайбер мәгълуматлар буенча, әле тикшерү эшләре бара. Ә Сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат хезмәтендә бары тик министр урынбасары эштә булуын, үз вазыйфаларын үтәвен генә шәрехлиләр.
Тикшерү версиясе буенча, 2019 елда республиканың Сәламәтлек саклау министрлыгы тормыш өчен кирәкле һәм мөһим булган дару препаратлары исемлегенә кертелгән трипторелинны гомум суммасы 51 миллион сумнан артык булган 3,7 мең төргәк сатып алган.
Сатып алынган препаратның саны республика медицина учреждениеләрендә пациентларны тәэмин итү өчен күрсәтелгән препаратка ихтыяҗны якынча 10 тапкыр артып китә. Нәтиҗәдә, гомум бәясе 10 миллион сумнан артык булган 1670 төргәкнең яраклылык вакыты чыккан, шуның белән республика бюджетына югарыда күрсәтелгән суммага зыян китерелгән.