

Табиб-белгечләр бригадалары составына терапевт, хирург, акушер-гинеколог, онколог, кардиолог, офтальмолог, уролог, невролог, стоматолог, эндокринолог һәм башка белгечләр кергән.
«Сәламәт республика — сәламәт төбәк» акциясе барышында республиканың барлык районнары да колачланачак: авыл халкы белгечләрдән консультация ала, медицина тикшерүе уза һәм беренчел медицина ярдәме алачак.
Агымдагы датага акция башланганнан бирле 8 582 кеше тикшерелгән. 3 645 тикшерү үткәрелгән, шул исәптән 2 355 флюорография, 1 290 маммография. 504 кешенең канында глюкоза, 432 кешенең холестерин дәрәҗәсе, 677 кешенең кан басымы югары булуы, 402 кешедә артык авырлык, 456 кешенең тәмәке тартуы ачыкланган.
521 социаль әһәмияттәге авыру ачыкланган, шул исәптән йөрәк-кан тамырлары авырулары – 384 кешедә, яман шешләргә шик – 11 кешедә, шикәр диабетына шик – 123 кешедә, өч кешедә туберкулез расланган.
Авыруларга шик туган барлык гражданнар да диагнозны ачыклау, дәвалау өчен өстәмә тикшерүләргә юнәлтелгән һәм контрольгә алынган.
131 кеше Республика клиник дәваханәсенә тикшерүгә җибәрелгән, 35 кеше госпитальгә салынган, 9 кеше Республика кардиология үзәгенә коронароангиографиягә юнәлтелгән.
Белгечләр бригадалары эшен алты маршрут буенча дәвам итә.