+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Сәламәтлек саклау
30 апрель 2022, 16:46

Өч авылда ФАП ачылды

Дүртөйле районында фельдшер-акушерлык пунктларын ачу дәвам итә. Гөлек авылында моңа кадәр фельдшер-акушерлык пункты юк иде, шуңа да аның ачылуын яше-карты түземсезлек белән көтте.

Өч авылда ФАП ачылдыӨч авылда ФАП ачылды
Өч авылда ФАП ачылды

Гөлектә бүген 150 кеше гомер кичерә, 60 йорт исәпләнә. Авыл халкын үз һөнәренә мөкиббән фельдшер Нәзифә Сәетгалиева хезмәтләндерәчәк.
— Фельдшер-акушерлык пунктында барлык уңайлыклар да булдырылган: үз чиратыңны көтеп утыру өчен бүлмә, медицина процедуралары кабинеты, авыруларны кабул итү бүлмәсе бар. Пунктта заманча җиһазлар урнаштырылган, — диде ул. — График буенча безгә төрле медицина белгечләре дә киләчәк.
Күптән түгел районда тагын ике ФАП – Түбән Әлкәш һәм Ярмия авылларында ачылды. Алар 400гә якын кешене хезмәтләндерәчәк.

Фото: Дүртөйле районы хакимиятеннән

Автор:Миләүшә Латыйпова
Читайте нас